Казанда «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының көндезге этабы башланды
Бүген Казанда «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының көндезге этабы башланды.
«Көндезге укуга старт бирәбез. Сессия дәресе сезнең белем алуга никадәр җаваплы каравыгызны һәм белем алу теләгегез никадәр булуын күрсәтте. Әзерлекнең көндезге модульләре тулысынча илдә гавәми идарә системасын өйрәнүгә юнәлдерелгән», - дип мөрәҗәгать итте программада катнашучыларга ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда махсус хәрби операция ветераннары өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» киң күләмле белем бирү проекты гамәлгә ашырыла. Анда катнашу өчен 45 махсус хәрби операция ветераны сайлап алынды.
Уку 502 академик сәгать дәвам итәчәк һәм программада катнашучыларга яңа квалификация турында диплом алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, алар дәүләт органнарында һәм дәүләт секторының башка оешмаларында эшләү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр ала.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар алдында ТР Рәисе Администрациясе, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, республиканың әйдәп баручы университетлары профессорлары чыгыш ясаячак. Лекцияләрдән тыш, катнашучыларны командада бердәмлек һәм нәтиҗәле эшләү, стратегик фикерләүне үстерү буенча тренинглар рәвешендә төрле белем бирү активлыклары көтә. Укыту программасы КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты тарафыннан әзерләнгән.
Көндезге укуга кадәр махсус хәрби операция ветераннары дистанцион блокны төгәлләргә өлгерделәр инде. Онлайн-режимда алар дәүләтчелек һәм идарә тарихы буенча экспертларны тыңладылар, дәүләт һәм муниципаль хезмәт өлкәсендәге норматив хокукый актларны өйрәнделәр.