Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Горкоммунхоз» предприятиесе вәкиле: Чаллыда бакчачылар бик күп

Казан агросәнәгать паркында узган Республикакүләм Бакчачы көнендә Чаллы вәкилләре дә катнашты. Биредә алар бакча уңышын күрсәткән күргәзмә, фотозона һәм импровизацион трамвай белән тукталыш ясаганнар иде. «Горкоммунхоз» предприятиесе генераль директоры урынбасары Лилия Галиева экспозиция хакында «Татар-информ» хәбәрчесенә тулырак сөйләп үтте.

Чаллы шәһәре быел Казан халкын үзенчәлекле трамвай белән шаккатырырга булды. Безнең трамвайның яртысы – Советлар Союзы дәвере стилендә. Ә инде икенче ягы – хәзерге көндәге трамвай. Менә шундый вакыт машинасыдай килеп чыкты ул безнең. Трамвай импровизацион рәвештә ике бакчага илтә. Бакчаның тукталышы «Бәхет тукталышы» дип атала. Композициядә 2 тутый кошны да күрәбез – алар шәһәргә, республикага канатларында бары тик яхшы хәбәрләр китерә, дип фикерлибез. Аннары бакчабыз – ике якка бүленгән: берсе аның яшелчәләр зонасы, икенчесе – авыл зонасы. Янында кукуруз басуын да ясап куйдык. Безнең Чаллыда бакчачылар бик күп», – диде ул.

Чаллының мәдәният хезмәткәрләре, шул исәптән «Энергетик» мәдәният сарае артистлары булган игезәк Алинә һәм Динә Гарифуллиналар җыр башкарды.

Чара Тинчурин театрының оркестры чыгышы белән башланган иде. Бәйрәм кунаклары өчен коры чәчәкләрдән китап кыстыргычлары, балавыздан шәмнәр һәм шкатулкалар ясау, кашпо бизәү һәм агач кисәкләренә рәсем төшерү буенча төрле мастер-класслар оештырылды. Күңел ачу программасы кысаларында Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев, мультиинструменталист артист Фәнзил Шәрифуллин, «Аккордеон Старс» дуэты һәм Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреатлары, «Юки» вокаль триосы һәм башкалар чыгыш ясады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *