Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миләүшә Тәминдарова Әлфия Авзалова исемендәге бәйгедә ни өчен таләпчән булуын әйтте

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-бәйгедә катнашуга гаризалар ни өчен күп булмаска мөмкин икәнен аңлатты. Бу хакта фикерен ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында әйтте.

Аның сүзләренчә, заявкалар саны күп булуы ул әле сыйфат турында сөйләми. Әйтик, беренче бәйгегә 2 мең катнашучыдан гаризалар кабул ителгәч, жюри әгъзаларына аларны берничә көн тыңларга туры килгән. Таләп бусагасын узучылар күп булмаган. «Һәр бәйгенең дәрәҗәсе булырга тиеш, иләк аша бөтенесе узмый», – диде конкурсның жюри рәистәше Миләүшә Тәминдарова.

Хәзерге вакытта фестивальгә 150ләп гариза килеп ирешкән. Тәминдарова шәхсән үзе катнашучыларга карата таләпчән, тәнкыйди карашта булуын әйтте. «Конкурентлыкка сәләтле мохит тудыру гомуми дәрәҗәне арттыра. Куәтле талант ияләре булсын өчен, фестиваль дәрәҗәсен тагын да күтәрәсебез килә», – диде ул.

Миләүшә Тәминдарова татарларда җырлау сәнгате, вокал сәләте аеруча зур булуын билгеләп узды. «Татарларның җыр сәнгате актив процессларга этәргеч бирә», – диде. Ул, шулай ук, үз йөзен булдырган җырчыларны атады. Илнар Миранов, Алмас Хөсәенов шундыйлардан, дип саный Миләүшә Тәминдарова.

Мондый бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләр әллә ни күп булмавы белән Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да килеште. «Андый заявкалар күп булырга тиеш түгел дип уйлыйм. Мәсәлән, Бакый Урманче, Илһам Шакиров, Державин исемендәге бәйгеләрдә дә, гадәттә, заявкалар күп булмый, булырга да тиеш түгелдер», – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *