Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Саба районында кукурузны силоска һәм бөртеккә алу хакында сөйләштеләр

Саба районы Туктар басуында хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнары катнашында игенчелек һәм терлекчелек тармакларында көнүзәк мәсьәләләргә багышланган киңәшмә үткәрелде. Бу хакта https://saby-rt.ru сайтында Фәнил Мәүлетов хәбәр ителә.

Иң элек терлек азыгы әзерләүнең дәвамы булачак кукурузны силоска һәм бөртеккә алу хакында сөйләшү алып барылды. Төрле хуҗалык кырларыннан алынган кукуруз чәкәннәре үрнәкләреннән күренгәнчә, эшкә керешер вакыт җиткән.

«Кайбер басуларда инде сроклар узып та бара.Силос сала башлаганда без чәкәндәге бөртекнең дымлылыгына карыйбыз. Ул 45-55 процент тирәсе булырга тиеш. Сытканда сөте чыга икән, димәк, әле иртәрәк. Дымлылык шушы процентлар аралыгында булганда, яхшы сыйфатлы силос салыр өчен без кукурузны җыеп алырга тиеш. Тикшереп карау барышында, «Нырты», «Курсабаш», «Тимершык» хуҗалыклары басуларында орлыкның дымлылык күрсәткечләре 45-54 процент тирәсе булды. Димәк, вакытны кулдан ычкындырмаска кирәк», – диде «Россельхозцентр»ның район бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров.

Кукурузның аскы өлешенең дөрес кистерелүе дә сыйфатка зур йогынты ясый. Үрнәккә алып киленгән культураны рулетка белән үлчәп карагач, силоска кертмәү хәерлерәк булган сабакның озынлыгы ярты метрдан артып китте.

Киңәшмәне алып барган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Хәсәншин әйткәнчә, кайбер агрономнар массаны арттыру сылтавы белән комбайнны кукурузны төптәнрәк кистереп ала торган итеп көйләтү ягын карый. Механизаторлар арасында да тонна артыннан куучылар табылырга мөмкин. Нәтиҗәдә бер кашык дегет бер мичкә балны боза. Траншеяга салынган масса яхшы тапталсын өчен калынлыгы 70-80 сантиметрдан, температураның 38-40 градустан артмавы да мөһим икәнлеге күрсәтелде.

Киңәшмәдә катнашучыларга уҗым культуралары үрнәкләре дә тәкъдим ителде һәм аларны авыруларга каршы карбендазим төркеменә кергән препаратлар белән көздән эшкәртеп калуның әһәмияте аңлатылды. «Әйтелеп киткән фунгицид чирләрдән сакласа, икенчедән, үсемлекләргә артык учарланып китмәве өчен дә каршы чара булып тора»,– диде идарәнең җитештерү бүлеге җитәкчесе Ренат Нигъмәтҗанов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *