Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Махсус операциядә һәлак булган Зәй хәрбиләренең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Зәйдә Энергетик» мәдәният сараенда узган чарада хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 14 ир-атның орден-медальләре якыннарына тапшырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.

Россия Президенты Владимир Путин карары белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре сержант Александр Данилов, рядовойлар Рамил Гарифуллин, Андрей Иванов, Вячеслав Исаков, Алексей Кузюрин, Рөстәм Мингалиев, Ракель Серозетдинов, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Ватаныбыз иминлеген саклап батырларча һәлак булган Руслан Әмерханов - «Батырлык өчен» , «Махсус хәрби операциядә катнашучы», Ринат Галиуллин, Рауф Саттаров, Борис Сафин, Нияз Харрасов – «Батырлык өчен», Дмитрий Угланов - II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы», Айнур Хәйруллин II дәрәҗә «Кыюлык өчен» медальләренә лаек булды.

Аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренә, якыннарына орден-медальләрне район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссариаттан өлкән эксперт-белгеч Георгий Борисов тапшырды.

Разиф Галиевич һәлак булган егетләрнең гаиләләре, якынарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

«Дәүләт бүләкләре батырлыкны тану символы гына түгел, ә һәлак булган геройлар истәлегенә тирән хөрмәт белдерү, шулай ук аларның Ватанны саклауга керткән өлешләрен раслау булып тора», - дип ассызыклады ул.

Әлеге егетләр Ватаныбыз бәйсезлеген һәм азатлыгын саклап, махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды. Батыр егетләрне зал бер минут тынлык белән искә алды. Бүләкләр тәкъдим ителгән мизгелдә бөтен зал аягүрә басты, шуның белән Ватан өчен гомерләрен биргән хәрби егетләргә үз рәхмәтләрен белдерделәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *