Казанда сентябрьдәге иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрне билгеләделәр
Казанда медицина эшләнмәләре белән шөгыльләнүче компаниядә сату буенча менеджер (аена 300 мең сумга кадәр хезмәт хакы) сентябрьдә иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр рейтингы лидеры булды. Вакансияләргә Superjob сервисы тарафыннан анализ ясалган, ул Россиянең зур шәһәрләрендә 79 меңнән артык тәкъдимне өйрәнгән.
Икенче урында - эш тәҗрибәсе өч елдан артык тәшкил иткән төзелеш объекты җитәкчесе вакансиясе (110 меңнән алып 160 мең сумга кадәр), хезмәт хакына премияләр һәм квалификация күтәрү курслары өчен түләү дә керә.
Өченче позициядә - җылыту һәм вентиляция буенча әйдәп баручы инженер-проектлаучы (хезмәт хакы 100 мең сумнан башлана), алар ташламалы туклану белән тәэмин ителә һәм башка шәһәрләрдән килгән хезмәткәрләр өчен торак арендасы компенсацияләнә.
Рейтингка шулай ук табиб – акушер-гинеколог (100 мең сум) һәм җитештерү компаниясендә сату буенча менеджер (85-130 мең сум) да кергән.
Сервис мәгълүматлары буенча, иң югары хезмәт хакларын ретейл, күпләп сату, төзелеш, җитештерү, ІТ-технологияләр һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә тәкъдим итәләр.
Хезмәт хакларын арттыру «Кадрлар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне икътисад үсешенең иң мөһим факторларыннан берсе дип атаган иде.
«Әлеге мәсьәләне хәл итү, барлык төп компонентларны да колачлап, системалы булырга тиеш. Эшне мәктәп эскәмиясеннән үк башларга кирәк», - дип искәртте Миңнеханов.