Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2025 елгы сайлауда ничек тавыш бирергә: җентекле инструкция

Татарстанда яшәүче һәр кешенең тавышы - республиканың киләчәгенә йогынты ясау хокукы һәм мөмкинлеге. Кешеләр сайлау участогында үзләрен ышанычлы хис итсен өчен, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы тулы инструкция тәкъдим итә.

1 АДЫМ: КАЙДА ТАВЫШ БИРЕРГӘ ИКӘНЕН БЕЛӘБЕЗ

Сезнең сайлау участогы кайда урнашканын белегез. Ул 2025 елның 14 сентябрендә 7.00-20.00 сәгатьләрдә ачык булачак. Әгәр дә теркәлү урыны буенча участокта була алмыйсыз икән, алдан ук «Мобиль сайлаучы» хезмәтеннән файдаланыгыз.

Моны түбәндәгечә эшләргә мөмкин:

• «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша;

• Теләсә кайсы күп функцияле үзәктә;

• Турыдан-туры сайлау комиссиясендә.

Шунысы мөһим: гаризаны 10 сентябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.

2 АДЫМ: КАНДИДАТЛАР ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТЛАР БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ

Сайлау алдыннан кандидатлар һәм партияләрнең программалары белән танышыгыз. Бу төпле карар кабул итәргә ярдәм итәчәк.

Шуны истә тотыгыз: сезнең тавышыгыз - формальлек түгел, ә республика үсешенә йогынты ясауның реаль коралы.

3 АДЫМ: БЮЛЛЕТЕНЬНЕҢ НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШЛЕГЕН БЕЛӘБЕЗ

Һәр бюллетень берничә саклау дәрәҗәсенә ия.

Төсенә игътибар итегез. Татарстан Рәисен сайлау бюллетене – яшел төстә.

Бизәкле уникаль челтәр булу-булмавын тикшерегез.

Өстәге уң почмакта участок комиссиясенең мөһере һәм аның әгъзаларының ике имзасы булуына инаныгыз.

Боларның барысы да – бюллетеньнең чын булуына гарантия.

4 АДЫМ: БЮЛЛЕТЕНЬНЕ ДӨРЕС ИТЕП ТУТЫРАБЫЗ

Округка бәйле рәвештә, сезгә берничә бюллетень бирергә мөмкиннәр. Мәсәлән, Мәләкәс сайлау округында алар өчәү булырга мөмкин – ТР Рәисен, Дәүләт Советы депутатын һәм җирле совет сайлаулары өчен.

Тавыш бирү кабинкасында ике төстәге (зәңгәр яки кара) каләм алыгыз.

Кандидатлар турындагы мәгълүматны игътибар белән укыгыз: алар хакында мәгълүматлар бюллетеньдә алфавит тәртибендә урнаштырылган.

Сез тавыш бирергә теләгән кандидатның исеме каршысындагы квадратта бер билге («Х» яки «V») куегыз.

Санаганда хата китмәсен өчен, квадрат чикләреннән чыкмаска тырышыгыз.

Әгәр ялгышкансыз икән, участок комиссиясе әгъзасына мөрәҗәгать итегез - сезгә яңасын бирергә тиешләр. Бозылган бюллетень юкка чыгарылачак.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Сайлау участоклары 7.00-20.00 сәгатьләрдә ачык була.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *