Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен социаль ипотека шартларын аңлаттылар

Татарстанда Дәүләт торак фондының яңа программасы – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен социаль ипотека гамәлгә кертелә. Аның шартлары турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры урынбасары Булат Гыйльманов сөйләде.

Ул 21 нче августта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов программа турында әйткәч, шалтыратулар, хатлар күп килүен искәртте.

Булат Гыйльманов сүзләренчә, программада махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләр, контракт имзалап китүчеләр, хезмәтен тәмамлап кайтканнар, шулай ук, гаилә башлыгының хәрби операциядә үлеме турында таныклыгы булган гаиләләр катнаша ала. Якыннары хәбәрсез югалган булып исәпләнгән, үлеме расланмаган гаиләләр бу программада катнашуга дәгъва кыла алмый.

«Бу ышанычлы, төптән уйланган карар булырга тиеш. Шуңа күрә хәрби хезмәттән отпускка өенә кайткач, программада катнашу турында гаиләсе белән бергәләп карарга килергә тиеш. Хатыны ире исеменнән ышаныч кәгазе белән генә килү, яисә хатыны гына мөстәкыйль кабул иткән карар булырга тиеш түгел», – диде Булат Гыйльманов.

Социаль ипотека программасы кебек үк, бу очракта да торакка мохтаҗлык булырга тиеш. Торак мәйданы бер гаилә әгъзасына 18 квадрат метрдан кимрәк булуы шарт. Шулай ук, гаиләнең кереме бер гаилә әгъзасына яшәү минимумыннан да түбәнрәк булмавы мөһим. «Программада катнашучылар фатир бәясенең 10 проценты күләмендә беренчел взнос кертергә тиеш», – диде Булат Гыйльманов.

Программада башка төбәктән контракт буенча киткән кеше катнаша алмый. Катнашучының Татарстан Республикасында теркәлгән булуы шарт, һәм торак теркәлгән урын буенча гына бирелә. Әйтик, хәрби операциядә катнашучы Азнакайда теркәлгән икән, аның өчен йорт шунда төзеләчәк.

«Әгәр Дәүләт торак фонды программасы буенча кредиты инде бар икән, андыйлар программада катнаша алмый. Ике ипотеканы параллель рәвештә гаилә күтәрә алмый», – дип искәртте Булат Гыйльманов.

Торак бары тик Дәүләт торак фонды төзегән күп катлы йортлардан гына бирелә. Казанда мондый фатирлар «Салават күпере» микрорайонында. Шулай ук, чиратка басучылар була икән, республиканың барлык 45 районында фатир белән тәэмин итү буенча эш алып барылачак. Булат Гыйльманов әйтүенчә, быел программа буенча Татарстанда 3200ләп фатир бирү исәпләнә.

Ул социаль ипотека программасы кредиты еллык 7 процент ставкалы булуын, 28,5 елга кадәр бүлеп түләү мөмкинлеге булуын искәртте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *