Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ноябрь аенда Россиядә «Зур этнографик диктант» уздырылачак

1-8 ноябрьдә Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм чит илләрдә «Зур этнографик диктант» X Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе узачак. Быел диктант уздыру Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән уздырыла торган «Россия һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге халыклары» халыкара фестивале чаралары программасына кертелгән, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Беренче тапкыр диктант 2016 елда Удмуртия Республикасының Милли сәясәт министрлыгы һәм Удмуртиянең актив яшьләре инициативасы белән үткәрелде. Алар, рус теленнән «Тоталь диктант» үткәрү идеясе белән илһамланып, этнографик һәм этнологик проблематика буенча мәгърифәтчелек акциясен башлап җибәрергә карар кылдылар.

  • Зур этнографик диктант - Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы, шулай ук этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирүче мәгърифәтчелек проекты.

Диктант биремнәре тест рәвешендә әзерләнгән һәм үз эченә 30 гомумфедераль сорауны ала.

Диктантта яшенә, белеменә, социаль чыгышына, милләтенә, диненә һәм гражданлыгына карамастан, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр катнаша ала.

«Зур этнографик диктант мөһим традициягә әверелде. Бу проект - белемнәрне тикшерү генә түгел. Диктант безгә традицияләребезнең никадәр тирән һәм күптөрле булуын аңларга ярдәм итә һәм бу мирасны саклауның мөһимлеген искә төшерә. Диктант - нәтиҗә ясау өчен сәбәп кенә түгел, ә гомумроссия гражданнар бердәмлеген ныгытуда алга таба хәрәкәт итәргә этәргеч тә», – дип билгеләп үтте Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов.

  • Зур этнографик диктантның бурычлары: киң җәмәгатьчелекнең, хакимият органнарының һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын этномәдәни белем бирүнең сыйфаты проблемасына җәлеп итү, халыкның этнографик һәм культурологик компетентлыгы дәрәҗәсен бәяләү.
  • Акциянең максаты – гражданнарның этнографик грамоталылык дәрәҗәсен, аларның Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләү, җәмәгатьчелекнең игътибарын күпмилләтле илдә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау өчен нәтиҗәле кораллар булдыру кирәклегенә юнәлтү.
  • Диктант биремнәре 30 сораудан тора. Диктантны язу вакыты – 45 минут.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *