Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда ел башыннан алып 80,8 миллион сум туристлык салымы җыелган

2025 елның 1 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, Татарстан муниципаль берәмлекләренең җирле бюджетларына 80,8 миллион сум күләмендә туристлык салымы кергән. Республика Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә «РБК Татарстан»га шул хакта хәбәр иттеләр.

Салымның күп өлеше Казанга (69,4 миллион сум) туры килгән, бу – гомуми күләмнең 86 процентын тәшкил итә.

Татарстанда туристлык салымы Казанда, Яшел Үзәндә, Болгарда, шулай ук Югары Ослан районының - җиде, Яшел Үзән районының - дүрт һәм Спас районының өч җирлегендә гамәлдә.

Республика шәһәрләрендә һәм авыл җирлекләрендә туристлык салымы 2025 елның 1 гыйнварыннан кертелә башлады. Кайбер муниципалитетлар (аерым алганда, Менделеевск һәм Чистай) җыемны гамәлдән чыгару турында карар кабул итте.

Казанда салым ел башыннан гамәлдә. 2024 елның көзендә хакимиятләрнең беренчел исәпләүләре күрсәткәнчә, яңа җыем беренче елда 150 миллион сумнан артык өстәмә акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Май аенда шәһәр мэриясе хәбәр иткәнчә, 2025 елда туристик салымы керемнәренең фаразланган күләме 100-120 миллион сум тәшкил итәчәк.

Акчаларны инфраструктураны үстерү, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм шәһәрнең туристлык брендын үстерүгә сарыф итү ниятләнә.

Хәзер Казанда туристлык салымы ставкасы кунакханәләрдә яшәү бәясенең 1 процентын тәшкил итә, әмма көненә 100 сумнан да ким түгел. План буенча, 2026 елда ул - 2, 2027 елда - 3, 2028 елда 4 процентка кадәр артачак, ә 2029 елдан башлап 5 процент күләмендәге максималь ставкага җитәчәк.

Спас районында Болгарда һәм Полянки, Приволжский, Өчкүл авыл җирлекләрендә салым кертү өстәмә рәвештә 5 миллион сумга якын акча җыярга мөмкинлек бирер дип көтәләр, әлеге акчалар территорияләрне төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.

Туризм тармагын үстерү «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты максатларына туры килә. Элегрәк Дәүләт Думасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның туризм үсешенә керткән өлешен билгеләп үткәннәр иде. Дәүләт Думасының туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Андрей Марков Татарстанга килү – минем хыялым, дип белдерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *