Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Социаль фонд бүлегенә бер айда мошенниклар турында 200дән артык шикаять килгән

Ел башыннан бирле Татарстанда яшәүчеләргә Социаль фонд хезмәткәрләре исеменнән мошенниклар шалтырату очраклары арткан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Мошенниклар ялган юл белән гражданнарның шәхси мәгълүматларын белергә тырыша. Финанс иминлеге мәсьәләләрендә гражданнарның активлыгы артты. Соңгы айда гына да бүлекнең контакт-үзәге белгечләре шикле шалтыратулар алган 200дән артык кешегә консультация бирде», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Социаль фондның Татарстан бүлеге республикада яшәүчеләрне кисәтә: әгәр сезгә Социаль фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, пенсия яки башка социаль түләүләрне яңадан исәпләү өчен шәхси мәгълүматларыгызны сорыйлар икән, мондый мәгълүматларны бирмәгез. Таныш булмаган кешеләргә бернинди дә мәгълүмат тапшырмагыз.

«Телефоннан бер егет шалтыратты, үзен Социаль фонд хезмәткәре Сергей Петрович дип таныштырды. Ул әдәпле генә итеп миңа сәламәтләнү өчен бер тапкыр бирелә торган 25 мең сумлык түләү бирелергә тиеш, дип хәбәр итте. Бу акчаны җибәрү өчен, банк картамның тулы реквизитларын атавымны таләп итте. Мин сөендем, әмма аның мине ашыктыруы, тизрәк шәхси мәгълүматларымны хәбәр итүемне таләп итүе шикләндерде. Картам әлегә кул астында гына түгел, дидем дә, трубканы куйдым. Шундук Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге кайнар линиясе номерына шалтыраттым», – дип сөйләде Казанда яшәүче пенсионер Гөлфия Әхмәтҗанова.

Контакт-үзәк операторы өлкән яшьтәге хатын-кызга бернинди дә «сәламәтләндерү өчен» яңа түләүләр булмавын әйткән, аңа мошенниклар шалтыратуын аңлаткан.

«Билгесез яки шикле телефон номерларыннан килгән шалтыратуларга җавап бирмәгез. Таныш булмаган кешеләргә Дәүләт хезмәтләре паролен, паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын һәм аның ПИН-кодын хәбәр итмәгез», – дип кисәттеләр татарстанлыларны Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәтендә.

Кешегә дәүләт учреждениесенә кабул итүгә язылырга тәкъдим итү, ә аннары моны телефон аша килгән СМС-код белән раслауны сорау – популяр мошенниклык схемасы. Россия Социаль фондының клиент хезмәтенә кабул итүгә язылу өчен Социаль фондның рәсми сайтындагы «Алдан язылу» рәсми электрон сервисын кулланырга кирәк, шунда ук уңайлы вакытны сайларга була.

«Республика халкын яңа ярдәм чаралары һәм түләүләр турындагы мәгълүматларны Социаль фондның рәсми сайты, Россия Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтләре һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтлары кебек тикшерелгән чыганаклардан гына берләшергә чакырабыз», - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.

Еш кына мошенниклар банк карталары яки пенсия алу өчен счетлар искерү турында хәбәр итә һәм акчаларны үзләре кушкан счетка күчерүне таләп итә. Шуны истә тотарга кирәк: пенсионерлар пенсия түләүләрен алу ысулын Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә юллаган шәхси гариза нигезендә сайлый.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *