Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Махсус операция хәрбиләренә торак программасы буенча барлык 45 районда эш барачак

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен социаль ипотека программасы буенча барлык 45 районда эш барачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры урынбасары Булат Гыйлманов сөйләде.

Быел программа буенча Татарстанда 160 мең квадрат метр мәйданда барлыгы 3200 фатирны кулланышка кертү ниятләнә.

«Бөтен 45 районда эш алып барабыз. Кайдадыр – төзелеш, кайдадыр – проектлау, кайдадыр җир эшләре бара. Быел төзелмәгән җирләрдә проектлар ясалып, икенче елга төзеләчәк. Программа буенча өч кеше чиратка баса икән, кирәк икән, өч кеше өчен дә төзибез. Безнең 4, 8, 12, 24, 40 фатирлы йортларыбыз бар. Ничә кеше җыела, шул кадәр кешегә төзибез. Күп балалы гаиләләр, ятим калган балалар өчен программалар бар. Аларны бергә бер йортка урнаштырырга исәбебез бар», – диде Булат Гыйлманов.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, хәрби операциядә барлык катнашучылар 45 мең дип исәпләнсә дә, барысы да программа таләпләренә туры килә дигән сүз түгел, чөнки бу очракта, торакка мохтаҗлык расланган булырга тиеш. «Без һәркемне торак белән тәэмин итәргә әзер, торак фондының инвестиция программасы кысаларында андый мөмкинлекләребез бар. Быел торак профициты бар, шуңа быелга җитә. Киләсе елга хәрби операциядә катнашучылар артса, ихтыяҗ булса, программага төзәтмәләр кертербез», – диде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов август аенда программа турында әйткәч, Булат Гыйлманов сүзләренчә, Дәүләт торак фондына, яңа программа шартларын аңлатуны сорап, 35ләп язма мөрәҗәгать килгән. Шалтыратучылар да булган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *