Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чаллы волонтеры махсус хәрби операция зонасына 100 килограмм чәкчәк җибәрәчәк

Чаллы волонтеры Мәдинә Мөхәммәтҗанова алгы сызыктагы хәрбиләрне татар милли татлы ризыгы белән сөендерүен дәвам итә. Ул командасы белән бергә чираттагы партияне җибәрү өчен 100 килограммнан артык чәкчәк әзерләгән.

Бу юлы татлы сый әзерләү процессы Мәдинәнең даими ярдәмчеләрен генә түгел, Үзәк район активистларын һәм инвалидлар җәмгыяте рәисләрен дә берләштергән. Гадәттә алар гуманитар ярдәм җыя һәм маскировка челтәрләре үрә, ә бу юлы хәрбиләр өчен чәкчәк әзерләргә булганнар.

«Тәмле күчтәнәчләребез аша хәрби егетләребез туган өйләренең җылысын тоюын телибез, – ди Үзәк районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Роза Вәлиева. – Без барыбыз да аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез».

Эш цехтагы төсле кайнап торган: берәүләр камыр изгән, икенчеләр камырны җәеп һәм нечкә телемләп кисеп барган. Татлы ризык тулысынча өй ингредиентларыннан, догалар һәм мәхәббәт кушып әзерләнгән.

Фото: © Лилия Гатина тәкъдим итте

«Ике сәгатьтә 70 йомыркадан зур партия ясадык, - ди «Мәдинә һәм аның командасы» төркеме җитәкчесе Мәдинә Мөхәммәтҗанова. - Хәзер егетләребезнең җиңү белән әйләнеп кайтуын көтәбез».

Процессның аерым катнашучысы – Мәдинәнең оныгы Бәхтияр. Аның хәтта үзенең махсус тактасы да бар. Бүген ул эшне контрольдә тоткан. «Мин булышам. Бу хәрбиләр өчен чәкчәк. Әбием кушканча эшлим», - диде малай.

Милли ризыкны хәрби егетләр бик ярата. Алар өчен ул татлы сый гына түгел, ә туган җирдән килгән ярдәм символы. «Иртәгә балда әвәлибез, аннары төреп җибәрәбез, – дип планнары белән уртаклашты Мәдинә. - Егетләребезнең җиңү белән әйләнеп кайтуын көтәбез».

Фото: © Лилия Гатина тәкъдим итте

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Материал Лилия Гатина катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *