Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Бердәмлек»: Самара мәктәпләрендә укучылар санының кимүе күзәтелә

Самарада чыгучы «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Яңа мәктәпләрдә кем укыр?» дигән язмасы чыкты.

«Кояшлы һәм күңелле җәй бер мизгелдәй үтеп китеп, алтын көз килеп тә җитте. Димәк, уку елы да башланды. Шушы уңайдан узган дүшәмбедә Самара мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узды.Билгеле инде, бу көнне бөтен игътибар беренче сыйныф укучыларына бирелә. Әле кичә генә балалар баrчасында уйнап йөргән бәләкәчләр, мәктәп формасын киеп, яңа юлга аяк бастылар.

2025/2026 уку елында Самара өлкәсе мәктәпләрендә, лицейларында һәм гимназияләрендә 364 376 бала укыячак. Шуларның 34642се – беренче сыйныф укучылары, ә 12951е унберенче сыйныфны тәмамлаячак.

Самарада быел беренче тапкыр парта артына 12 761 бала утырды. Узган елдагы кебек үк, иң күп беренче сыйныф укучыларын 7, 68, 26 һәм 57 санлы мәктәпләр кабул иткән. Мэрия мәгълүматлары буенча, бу мәктәпләргә 192дән 480гә кадәр беренче сыйныф укучысы килгән, бу һәр мәктәптә алтыдан уналтыга кадәр параллель беренче сыйныфлар булачак дигән сүз.

Ләкин шундый зур күрсәткечләргә карамастан, өлкә һәм ил буенча, тулаем алганда, мәктәп укучылары санының кимүе күзәтелә. Әйтик, өлкә башкаласында мәктәпләргә быел беренче сыйныфка, узган елга караганда, бер мең укучыга кимрәк килгән. 2025 елның 1 сентябреннән Россия башлангыч сыйныфларында (1 - 4 сыйныфлар) укучылар саны, узган уку елы белән чагыштырганда, 346 700 кешегә кимегән.

Шулай, өлкәнең бердәнбер татар районы булган Камышлы авылы мәктәбендә 2025/2026 уку елында 429 бала белем алачак. Шуларның 44се - беренче сыйныф укучылары. Узган елда монда 460 бала укыган.

Иске Ярмәк авылы мәктәбендә быел 124 укучы укый. Беренче сыйныфка 4 бала килгән. Узган уку елында биредә барлыгы 132 бала белем алган.

Яңа Ярмәк мәктәбендә башлангыч сыйныфлар гына укый, быел балалар сигезәү генә, беренче сыйныфта - бер укучы. Узган елда монда 11 бала белем алган.

Яңа Усман авылы мәктәбендә Иске Усман һәм Никиткино авыллары балалары да укый. Беренче сыйныфка быел 9 бала килгән, барлыгы 144 укучы исәпләнә. 2024/2025 уку елында исемлектә 150 укучы булган.

Байтуган мәктәбендә узган елда да, быел да - 47 укучы. Быел беренче сыйныфта 1 бала укый. Ә 2024/2025 уку елында беренчеләр дүртәү булган.

Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә дә бала саны 3 кешегә кимегән. Әмма беренче сыйныфка килүчеләр саны икеләтә арткан. Узган елда мәктәп 7 баланы кабул иткән булса, быел беренче сыйныфка 15 бала килгән.

Яңа Мансур авылы мәктәбе бу уку елында 34 балага белем бирәчәк. Ә беренче сыйныфка 6 укучыны кабул иткәннәр. Узган елда балалар саны 32 булган. Тугызынчы сыйныфны 4 бала тәмамлаган, һәм барысы да укуларын урта һөнәри белем бирү йортларында дәвам итәргә теләгәннәр.

Шенталы районының Денис авылында да гомумән бала саны кимегән. 2024/2025 уку елында мәктәптә 58 укучы укыган булса, быел аларның саны - 54. Беренче сыйныфка нибары 2 укучы гына килгән».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *