Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әдәби кафеда Камил Кәримовның «Исемсез хат» китабын тәкъдим иттеләр

Бүген «Әдәби кафе»да Татарстан халык язучысы Камил Кәримовның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Исемсез хат» дип аталган яңа китабын тәкъдим итү чарасы узды. Әдипнең яңа китабында күренекле шәхесләр турында истәлекле язмалар тупланган.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык язучысы Ркаил Зәйдулла әлеге китап тарихи шәхесләрнең иҗади портретлары сурәтләнү белән кадерле булуын искәртте.

«Иҗади портретлары алар бик кирәк, аралашкан, күргән кешеләр турында язып калдыру мөһим. Камил абый кеше турында яза белә, ә кеше турында язу өчен, кешеләрне яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Аның шәхесләр турында язмаларын укыганда, алар күз алдына килеп баса. Камил абый аларны шундый җанлы итеп тасвирлый. Аларны сагынып, күңел сызланып куя, вакытсыз китүчеләрне аеруча – данлыклы гармунчы Рөстәм Вәлиев, Илһам абый Шакировның самолет урлау тарихлары турында бик матур истәлекләр язылган», – диде ул.

Язучы Камил Кәримовны чын халык язучысы дип атады.

«Камил Кәримовның китабы чыгу минем өчен һәрвакыт зур бәйрәм. Чөнки аның китапларын рәхәтләнеп көлә-көлә һәм моңлана-моңлана укып була, ул чын халык язучысы. Бу буш сүзләр генә түгел – халыкчан яза, аның китабын гап-гади авыл кешесе дә, заводта эшләүче дә, фәлсәфә кешеләре дә рәхәтләнеп укый ала. Чөнки ул язганда үзеннән акыллырак булырга тырышмый. Мәхәббәт турында яза башласа аның әсәрләреннән бөтенләй аерылып булмый», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Рөстәм Галиуллин әлеге китапның киләчәк буын өчен энциклопедия буларак хезмәт итәчәген искәртте.

«Быел Камил абыйның юбилей елы. Бу әлеге юбилей елында беренче бәйрәм чарасы. Алда әле төрле кичәләр булыр. Шулай туры килде китап нәшриятының директоры булганнан соң беренче кулга алган китап әлеге китап булды. Ул Камил абыйның да халык язучысы булганнан соң беренче чыккан китабы – икебез өчен дә дебют. Камил абыйның китапларыннан бөркелеп торган җылылык безнең җәмгыятькә җитми, әлеге китап киләчәк буынга энциклопедия булыр. Камил абый һәрвакыт укылышлы язучы булды, аның үзенең укучылары бар, алга таба яңа китаплар язылсын», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Котлаучылар арасында язучы Вакыйф Нуриев та бар иде. Ул Камил Кәримов белән бергә эшләгән елларны искә алды.

«Камил абый белән без 45 ел бергә. Мин аның һәр китабын көтеп алам, яратып укыйм. Шуның хәтле күңелгә сеңдереп, йөрәккә үткәреп яза белә ул. Аның һәр җөмләсе аерым йөкләмәгә ия. Анда юмор да, фәлсәфә дә бар, чын мәгънәсендә әдәби әсәр. Яңа китабың котлы булсын, сөю әлифбасын безгә киләчәктә дә өйрәтеп тор», – дип белдерде ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *