Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда ятим балаларга түләүләр һәм хезмәт ветераннарына субсидияләр арттырылачак

Татарстанда киләсе ел башыннан кайбер социаль түләүләр индексацияләнә. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалады.

Аерым алганда, хезмәт ветераннарына һәм Татарстанның дәүләт бүләкләренә лаек булган затларга айлык түләүләр 2026 елда хәзерге 630 сумнан 656 сумга кадәр артачак. 2027 елда алар - 683 сумга, ә 2028 елда 711 сумга кадәр артырга тиеш.

Ким дигәндә алты ай эшләгән тыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен СССР медальләре һәм орденнары белән бүләкләнгән затлар һәм реабилитацияләнгән гражданнар киләсе елда ай саен 939 сум урынына 977 сум күләмендә түләү алачак. Аннары аның күләме 1017 һәм 1058 сумга кадәр артыр дип көтелә.

Сәяси репрессияләрдән зыян күрүчеләргә 2026 елда ай саен - 820 сум, 2027 һәм 2028 елларда 853 һәм 888 сум түләнәчәк. Хәзерге вакытта ул 788 сумга тигез.

Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасында опекага һәм гаиләләргә тапшырылган мәктәпкәчә яшьтәге балалар 2026 елда быелгы 11 170 сум урынына - 11 617 сум, ә 2027 һәм 2028 елларда 12 082 һәм 12 566 сум алачак. Бу категориядәге мәктәп укучыларына түләүләр 13 396, 13 932 һәм 13 490 сум тәшкил итәчәк (хәзер алар 12 880 сумга тигез).

Ятим балаларга, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, шулай ук күпбалалы гаиләләрдәге балаларга транспортта йөргән өчен субсидияләр 384 сумнан 400, 416 һәм 433 сумга кадәр арта. Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрдәге алты яшькә кадәрге балага дарулар сатып алу өчен субсидия 171 сумнан 178, 186 һәм 194 сумга кадәр артыр дип көтелә.

2026 елда пенсионерларга транспортта йөргән өчен айлык түләү 630 сумнан 656 сумга кадәр артачак. 2027 һәм 2028 елларның план чорында ул 683 һәм 711 сумга тигез булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *