Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда «Алар хәзерге Татарстанны төзеде» дигән китап тәкъдим ителде

Казанда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының «Алар хәзерге Татарстанны төзеде» дигән китабын тәкъдим иттеләр. Анда республиканың Социалистик Хезмәт Геройлары тормышы, төбәкнең казанышлары һәм үсеш юлы тасвирлана, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Китапның башында Фикрәт Табиевтан алып Рөстәм Миңнехановка кадәр төбәкнең биш җитәкчесе турында сүз бара. Кыенлыклар һәрвакыт булды, Татарстан аларны эшне төгәл оештыру һәм халык ярдәмендә җиңеп чыкты. Алар арасында иң күренеклеләре Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды. Китапта без шундый югары бәя алган кешеләрне җыярга тырыштык һәм лидерларыбызның нинди бурычларны хәл итүе турында сөйләдек», – дип билгеләп үтте китап авторларының берсе, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев.

Татарстанның даими үсеше һәм чәчәк атуы мәсьәләсендә иң мөһиме – буыннарның дәвамчанлыгы, дип искәртте ТР вице-премьеры, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

«Татарстан икътисады кызу темплар белән үсә. Шул исәптән Социалистик Хезмәт Геройлары ярдәмендә дә. Алар безнең сәнәгатьне сугыштан соңгы чорлардан күтәрә башлады, аны саклап калды һәм арттырды. Иң мөһиме - буыннарның дәвамчанлыгы. Сез булдырган әйберләрне - безгә, ә без киләсе буынга тапшырырга тиеш. Без бу китапны һичшиксез укып чыгачакбыз һәм республиканы тагын да баерак, көчлерәк итәргә тырышачакбыз», – диде Коробченко.

Очрашуга республика предприятиеләрендә күп еллар эшләгән берничә Социалистик Хезмәт Герое чакырылган иде. Аларга ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

«Мин сезгә республикабызның нигезен булдырганыгыз өчен Татарстанның барлык академик җәмәгатьчелеге исеменнән рәхмәт әйтергә килдем. Җитештерүдән башка фән була алмый», - дип белдерде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *