Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Актанышның почетлы гражданы, Бөек Ватан сугышы ветеранын 100 яшьлеге белән котладылар

Актанышның почетлы гражданы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Югары Яхшый һәм Тәкмәк авылларында 40 ел имам-хатыйп вазифаларын башкарган Тәфкил Вәли улы Вәлиевкә 100 яшь тулды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Районда Тәфкил Вәлиевне белмәгән, танымаган кеше сирәктер. Чөнки ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгын исән-сау каршылаган дүрт ветеранның берсе. Бер гасырлык юбилеен Тәфкил абый үз акылында, күтәренке кәефтә, якыннары, балалары, авылдашлары кайгыртуында каршы ала.

Кадерле һәм хөрмәтле ветераныбызны олуг юбилее белән котларга Югары Яхшый авылына Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов килде.

100 яшьлек юбилееңны котларга киләм дигән идем, менә бит бәйрәмеңдә күрештек. Сиңа Россия Президенты В.В.Путин, Татарстан җитәкчелеге, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең котлауларын юллады. Бусы үземнең котлау хатым. Киләчәктә дә исәнлек-саулык, сәламәтлектә яшә. Районның бизәге, яме булып, матур итеп яшәгәнең өчен, Җиңү алып килгәнең өчен зур рәхмәт! Алдагы юбилейларыңны да күрергә язсын!

Тәфкил абыйны менә шулай яхшы тәрбияләгән, караган балаларына, якыннар ына да зур рәхмәт! - диде Ленар Рафакович һәм дәүләтебез җитәкчелеге җибәргән котлау хатларын, күчтәнәч, бүләкләрне, чәчәк гөлләмәсен тапшырды. Берочтан Ленар Зарипов гомер буе районның җаваплы тармагы- авыл хуҗалыгында эшләгән, хуҗалык рәисе вазифасын башкарган ил агасына районда урып-җыю барышы турында сөйләде.

Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов,

Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов, авыл җирлеге ветераннар берлеге җитәкчесе Рәшит Галимуллин, күпсанлы туганнары, якыннары да бер-бер артлы котлап бүләкләр тапшырдылар.

Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Тәфкил Вәли улының озак еллар халкыбызга ислам дине таратудагы керткән зур өлеше өчен Татарстан Диния нәзарәтенең 30 еллыгы медале белән бүләкләнүен әйтте. Шулай ук мөфтиебез Камил Сәмигуллинның котлауларын ирештереп, бик матур тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *