Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда педагоглар торак шартларын яхшырту өчен сертификат алачак

Татарстанда педагогик хезмәткәрләр өчен беренче мәртәбә торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар кертелә. 50 яшькә кадәрге, кимендә өч ел хезмәт стажы булган 300 педагог конкурс нигезендә 1 миллион сумлык сертификат алачак. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Торак сертификаты ярдәмендә ипотекага торак сатып алганда беренчел взносны түләргә яки инде булган социаль яки коммерцияле ипотека кредитының бер өлешен капларга, шулай ук физик яки юридик затлардан торак сатып алганда түләргә мөмкин булачак», – дип белдерде мәгариф һәм фән министры.

Аның сүзләренчә, торак сертификатына балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә оештырылган мәктәпкәчә бүлек тәрбиячеләре, мәктәп укытучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре мөгаллимнәре дәгъва итә алачак.

«Укытучының төп эш урынында йөкләнеше кимендә бер ставка булырга тиеш. Укыту өчен бу атнага - 18 сәгать, ә мөгаллим өчен – елына 720 сәгать. Тагын бер шарт – сертификат алганнан соң биш ел эшләү», – дип ачыклык кертте Һадиуллин.

Гаризалар 2026 елның гыйнварыннан кабул ителә, ә түләүләр шул ук елның августында бирелә башлый. Министр аңлатканча, бу хәзерге вакытта кирәкле норматив документлар әзерләнү белән бәйле.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *