Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Казанда СИБУРның экологик ачыклыгын һәм агарту программаларын искәртте

Казанның СИБУР предприятиесенә эш сәфәрендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Казаноргсинтез» экологик контроль инструментларын күрсәттеләр һәм яшь аудиториягә юнәлдерелгән экогологик агарту программасы һәм балобан лачынын реинтродукцияләү проекты турында сөйләделәр. Бу хакта «СИБУР» компанияләр төркеме матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика җитәкчесе СИБУР инициативаларына бәя бирде, чараларның актуальлеген, шулай ук Татарстан башкаласында яшәүчеләр белән эшләүгә игътибарның дөрес булуын билгеләп үтте.

Казанның СИБУР предприятиесе, әйләнә-тирә мохит турында кайгыртып, экологик контрольнең заманча инструментларын куллана, бу кечкенә генә үзгәрешләр вакытында да тиз арада җавап кайтару мөмкинлеген тәэмин итә.

Автомат стационар пост тәүлек буе 24 күрсәткеч буенча үлчәү эшләрен башкара. 2024 ел нәтиҗәләре буенча ул 460 мең тикшеренү уздырган. Мәгълүматлар ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына тапшырыла. Предприятие тармакта беренче булып робот – «Экобот»ны куллана башлады. Бу автоном һәм оператор идарәсендә эшләүче күчмә мини-лаборатория. Ул - үзебезнең белгечләр тарафыннан булдырылган уникаль эшләнмә. Робот «Ганк» приборы» фәнни-җитештерү берләшмәсе җитештергән заманча газ анализаторлары белән җиһазландырылган.

Күчмә экология лабораториясе санитар-саклау зонасы чикләрендә үлчәүләр башкара. Моннан тыш, белгечләр санзонадан читтә дә Казан халкы соравы буенча һәм алар катнашында үрнәкләр алалар. 2024 ел нәтиҗәләре буенча 14 меңнән артык тикшеренү башкарылган. Үлчәүләр предприятие сайтында һәм «Вконтакте» социаль челтәрендәге аккаунтта бастырыла.

СИБУР «Синең яшел гадәтләрең» махсус программасы кысаларында экологик агартуны үстерә. Максат – яшь буынга экология турында кайгыртуның гади һәм мавыктыргыч булуын күрсәтү. Программа чараларында Казанның 37 мең кешесе һәм кунагы катнашты. Вакыйгалар арасында стандарт форматлар – агач утырту, шәһәр паркларында мастер-класслар, шулай ук стандарт булмаганнары – шәһәр хуш исләре китапханәсе, экофестивальләр бар.

«Казаноргсинтез»дан ике чакрым ераклыкта ТР Фәннәр Академиясе һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы катнашында экологик сукмак булдырылды, ул зур предприятиенең экосистема белән яхшы күршеләр булуын күрсәтә. Биредә 800 төр хайван һәм үсемлек табылган, шуларның 70 тән артыгы Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Ачылу вакытыннан бирле сукмакка 600 дән артык кеше килгән, нигездә бу мәктәп укучылары. Шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе белән берлектә экосукмак ачык һавада биология буенча мәктәп дәресләре үткәрелә.

Ике ел элек СИБУР ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының балобан лачынын реинтродукцияләү проектын хуплаган иде. Шул вакыт эчендә 24 балобан лачыны канат чыгарды, дүрт олы кош Казан зооботаника бакчасы вольерларына урнаштырылган. Балобан лачыны поликарбонатлар заводының ябык тибындагы факелында сурәтләнгән. Бу сурәт сәнәгать туристларын җәлеп итү ноктасы булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *