Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Гаилә белән сайлыйбыз» конкурсында катнашучыларның бер өлеше беренче тапкыр тавыш бирә

«Гаилә белән сайлыйбыз» республика конкурсында җиңүче видеороликларның берничә герое беренче тапкыр 14 сентябрьдә Татарстан Рәисе сайлауларында тавыш бирүдә катнашачак. Алар арасында Чаллыдан 18 яшьлек Дарьяна Матросова да бар.

«Туган шәһәремдә тавыш бирәчәкмен, бөтен гаилә – әби-бабайлар, 95 яшьлек карт әби һәм минем биш айлык сеңлем белән сайлауларга барачакбыз. Сайлаулар – минем мәнфәгатьләремне яклаучы, шәһәребезне, республикабызны һәм илебезне үстерүче, халкыбыз өчен барысын да эшләүче кешеләр өчен тавыш бирү мөмкинлеге», - дип белдерде конкурс финалисты «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Конкурсның икенче җиңүчесе, Кукмарадан Римхан Ямалов та сайлауларга беренче тапкыр барачак. Егет укытучылар гаиләсендә үскән. Аның әти-әнисе улларын патриотик тәрбияләүгә аерым игътибар бирәләр.

«Россиянең теләсә кайсы гражданы билгеле бер кандидатка тавыш бирү өчен сайлау участокларына барырга тиеш. Кемгәдер тавыш биреп, без Ватаныбызның киләчәген сайлыйбыз», - диде татарстанлы.

ТР Үзәк сайлау комиссиясенең «Гаилә белән сайлыйбыз» видеороликлар конкурсында Татарстанның төрле почмакларыннан гаиләләр катнашты. Оештыру комитетына бөтен гаиләнең сайлауларда катнашу мөһимлеген чагылдырган берничә дистә гаилә видеоролигы килде. 15 гаилә җиңүче булды, бүген аларны Казанда бүләкләделәр.

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисе сайлавы, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

Сайлау участоклары 7.00-20.00 сәгатьләрдә эшлячәк.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *