Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татар телендә IT-проектлар ясауга юнәлдерелгән конкурста катнашучылар 600 мең ота алачак

Бүген Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән инновацион it-проектлар булдыру буенча профессор Р. Г. Бохараев исемендәге «Tatar. Бу Хакатон» ярышларының тантаналы ачылышы узды. Әлеге чара ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты һәм «Сәләт» Татарстан Республика яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Kazan Digital Week 2025 Халыкара форумы кысаларында үткәрелә.

  • Хакатон - когнитив, тулыландырылган һәм виртуаль чынбарлык технологияләрен, мобиль һәм веб-эшләнмәләр, мультимедиа кулланып, IT-белгечләрнең булачак продуктларның прототипларын эшләү буенча конкурс.

«Чара алтынчы ел рәттән уза. Бу - технологияләр мәдәни тәңгәллек белән тоташкан уникаль мәйданчык. Хәзер ясалма интеллект технологияләре тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә үтеп керде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте үзебезнең программистлар, мәктәп укучылары мәдәни тәңгәллегебезне канәгатьләндерә торган цифрлы проектларны тормышка ашыра алсын өчен көч куя», - дип сөйләде журналистларга Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Хакатонда гомуми белем бирү мәктәпләреннән 7-11 сыйныф укучылары, югары уку йортларыннан һәм көллиятләрдән 1-4 курс студентлары катнаша. Аларны 2-5 катнашучы булган 27 командага бүләләр, һәм 40 сәгать эчендә тәкъдим ителгән треклар буенча алар проект эшләргә һәм жюри әгъзаларына аны тәкъдим итәргә тиешләр.

Әлеге треклар арасында: татар теле, тарихы һәм мифологиясе буенча 2D яки 3D уен; татар телен өйрәнү өчен инновацион белем бирү кушымтасы; татар телендә цифрлы контент булдыручылар өчен төрле кораллар ясау.

«Әгәр дә тел цифрлы тирәлектә булмаса, без аны югалтачакбыз. Татар теленә өйрәтүнең уен формасы һәм башкалар - болар барысы да безнең хакатонда уңышлы гына эшләп килә», - диде ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкат Миңнеханов.

Хакатонның гомуми бүләкләү фонды - 600 мең сум. Әлеге сумма өлкән һәм кече лига җиңүчеләре арасында бүленәчәк. Шулай ук катнашучыларның ТР Фәннәр академиясендә стажировка һәм Kazan Digital Week 2025 Халыкара форумының демо көненә узу мөмкинлеге булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *