Казан ресторанда төшке аш бәясе буенча Россия шәһәрләре рейтингын җитәкләде
Казан ресторанда төшке аш бәясе буенча миллион кеше яши торган шәһәрләр рейтингында беренче урынны алды. Шулай итеп, җәмәгать туклануы бинасында уртача бәя категориясендә өч ризыктан торган ике кешегә төшке аш Татарстан башкаласында уртача 3 мең сумга төшәчәк. Бу турыда Numbeo сайтында чыккан мәгълүматтан билгеле булды.
Топның 2-4 урыннарында Новосибирск, Ростов-на-Дону һәм Красноярск урнашкан. Бу шәһәрләрдә шундый ук ресторанда икәүләп ашау шулай ук 3 мең сум торачак.
«Бишлекне» Түбән Новгород йомгаклый, анда ресторанда төшке аш бәясе 3,5 мең сум тора.
Рейтингның алтынчы урынында - Краснодар (3,75 мең), ә җиденчедә – Санкт-Петербург (3,8 мең).
Ресторанда төшке ашның иң югары бәясе 1 миллион һәм күбрәк кеше яши торган Россия шәһәрләре арасында Мәскәүдә (4,5 мең), Екатеринбургта, Воронежда һәм Уфада (өчесендә дә – 4 мең) теркәлгән.
Аналитиклар мәгълүматлары буенча, Россиядә ике кешегә ресторанда өч ризыктан торган төшке аш уртача 3,4 мең сумга төшәчәк.