Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанның Яңа Татар зиратында иң борынгы – 1813 елда куелган кабер ташын күрсәттеләр

Казанның Яңа Татар зиратында «Миллиард.Татар» проекты тарафыннан оештырылган лекция-променад узды. Экскурсияне Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, эпиграфист һәм тарихчы Айдар Гайнетдинов алып барды. Катнашучылар XIX–XX гасыр татар зыялысы һәм иң борынгы кабер ташлары турында мәгълүмат алды.

Фото: © «Татар-информ», Айнур Җамалетдинов

Маршрут зиратның төп кереш ишеге – Пригородная урамыннан башланды. Тыңлаучыларның игътибарын иң борынгы кабер ташы җәлеп итте. Башта гадәт буенча Коръән аятьләре, хәдис китерелә. Шуннан соң: «Һиҗри 1229 елда, Мөхәррәм аеның тугызынчы көнендә Бигбау улы Йосыф вафат булды», – дип язылган эпитафия бар. 1229 һиҗри — 1813 елга туры килә. Ул сабын кайнату заводы хуҗасы, 3 гильдия сәүдәгәре булган.

Аерым игътибар иске кабер ташларының бизәкләренә бирелде. Татар осталары кеше һәм җәнлек сурәтләреннән качып, кабер ташларын үсемлек орнаментлары һәм геометрик бизәкләр белән бизәгән, бу җәннәт бакчалары һәм галәмнең чиксезлеген символлаштырган. Айдар Гайнетдинов ассызыклаганча, мондый ташлар бик югары бәяләнгән: рельеф язуы һәм бизәкләре бәяне ике тапкырга арттырган, һәм ул якынча ике ат бәясе хәтле торган.

Фото: © «Татар-информ», Айнур Җамалетдинов

Аннары катнашучылар татар җәмәгатенең «тәхетсез патшасы» саналган Ибраһим Юнысов кабере янына тукталды. Шулай ук Юнысовның Шиһабетдин Мәрҗани белән мөнәсәбәтләре һәм халык хәтеренә кергән мәзәкләре турында да сөйләнде.

Фото: © «Татар-информ», Айнур Җамалетдинов

Татар зыялыларының фаҗигале язмышлары искә алынды. Мәсәлән, репрессия корбаны булган язучы Гали Рәхим, төнлә яшерен рәвештә шушы зиратта җирләнгән. «Бу хакта Шаһинур Мостафин белгән, һәм шул хәбәрне безгә җиткергән», – диде Айдар Гайнетдинов.

Фото: © «Татар-информ», Айнур Җамалетдинов

Экскурсиянең кульминациясе – бөек татар галимнәре һәм әдипләре каберләренә килү булды. Шиһабетдин Мәрҗани кабере янында галимнең сүзләре укылды: «Үлем алдында бар кеше дә тигез – гади халык та, патшалар да».

Фото: © «Татар-информ», Айнур Җамалетдинов

«Миллиард.Татар» якын көннәрдә яңа форматтагы лекцияләр һәм очрашулар тәкъдим итәргә вәгъдә итте. Анонс дүшәмбе көнне проектның Telegram-каналында чыгачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *