Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чистайдан «Метеор-2020» беренче сынау рейсы старт алды

Татарстанның транспорт һәм туристик тармаклары өчен Чистайда тарихи вакыйга булды. «Метеор-2020» су асты канатларында яңа заманча «Муса Җәлил» исемендәге теплоход Чистай – Чаллы маршруты буенча Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә тукталышлар ясап үзенең беренче сынау рейсына юл алды. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайтында Гүзәл Хәйруллина яза.

Бу промо-тур төбәктә елга туризмының яңа дәвере башлануын билгели, кунакларга һәм республикада яшәүчеләргә сәяхәт итүнең уңайлылыгын һәм тизлеген бәяләргә, Чулман бассейнының бай тарихи-мәдәни мирасын һәм елгада сәяхәт итү үсешенең перспективаларын күрергә мөмкинлек ача.

Судноны озату тантанасында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм «Татарстан республикасы флоты» АҖ генераль директоры, Чистайның мактаулы гражданины Роман Лизалин катнашты.

Дмитрий Алексеевич әлеге вакыйганың бөтен төбәк өчен мөһим булуын ассызыклады. «Чистайдан метеорларның даими рейсларын җибәрү безнең республика туризмын үстерүдә яңа этап булачак. Су буйлап сәяхәт табигатьне һәм безнең шәһәрләрне яңача күрергә мөмкинлек бирә», – диде ул.

«Бүген без тизлекле суднолар белән Чулман маршрутларын яңартуга мөһим адым ясыйбыз», – дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов. Ул билгеләп үткәнчә, яңа «Метеор-2020» 120 кешене сыйдыра, ул даими йөртүләрне булдыру өчен зур мөмкинлекләр ача.

«Безнең максат – әлеге маршрутны Чистайдан Чаллыга кадәр даими ясау. Перспективада без Менделеевскига, Сарапулга кадәр географияне киңәйтү турында уйлыйбыз», – дип планнар белән уртаклашты Роман Лизалин.

Яңа «Метеор»ның беренче пассажирлары туристлык тармагы хезмәткәрләре булды. Әлеге сәяхәт заманча елга транспортының мөмкинлекләрен күрсәтү һәм киләчәктә Татарстан шәһәрләре арасында туристлар йөртүне даими булдыру максатыннан оештырылды. Бу исә төбәктә эчке туризмны үстерү өчен яңа көч бирүгә вәгъдә итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *