Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда яшәүче Алсинә Зарипова сайлауларда катнашып, iPhone 16 смартфоны отты

Татарстан Рәисен сайлауларда катнашкан Алсинә Зарипова iPhone 16 смартфонын отты. Бу хакта «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында бүләк уйнатуны алып баручы Артур Кортес игълан итте.

Призлар бүген иртән тавыш бирүчеләр арасында уйнатылды – бу 11 308 кеше. «Рандомайзер» программасы тавыш бирүдә катнашучыларның берсен – Алсинә Зарипованы очраклы рәвештә сайлаган. Ул сайлауларда катнашкан өчен яңа смартфон откан җиңүчеләрнең икенчесе булды. Башка җиңүчеләрнең исемнәре һәр сәгать саен телеканалның туры эфирында игълан ителеп барачак.

Бүген #ГаиләБеләнСайлыйбыз #ТатарстанАлга масштаблы республикакүләм фотоконкурсы уза. Төп призлар – ике Sollers ST8 автомобиле һәм 11 смартфон. Шулай ук катнашучылар арасында көн дәвамында махсус номинацияләрдә дә призлар уйнатылачак: өч DREAME TROUVER робот-пылесосы, өч RitFort аэрогриле, өч Hyundai пар белән кием үтүкләү җайланмасы һәм Samsung микродулкынлы миче.

Төп бүләкләрне отучыларны социаль челтәрләрдә («Татарстан Алга» ВКонтакте төркеме) һәм ТНВ телеканалында бүләкләр уйнатуны турыдан-туры трансляцияләү вакытында игълан итәчәкләр, өстәмә призларга ия булучыларның исемнәре «Татарстан Алга» ВКонтакте төркемендә генә урнаштырылачак. Махсус номинацияләрдә җиңүчеләр төп фотоконкурста катнашучылар арасыннан сайлап алыначак.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *