«Шомбай-fest» халыкара курчак театры фестивале 2026 ел өчен гаризалар кабул итә башлады
«Әкият» татар дәүләт курчак театры «Шомбай-fest – 2026» халыкара курчак театры фестиваленә гаризалар кабул итә башлавы турында игълан итә. «Фестивальдә катнашу өчен Россиянең һәм чит илләрнең курчак театрлары чакырыла», диелгән «Әкият» курчак театры хәбәрендә.
Фестиваль 17-21 июнь көннәрендә Казанда узачак.
Гаризалар 2026 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә.