Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сигезенче iPhone 16 смартфонын Наталья Пономарева отты

Татарстанда яшәүче Наталья Пономарева тавыш бирүчеләр арасында уйнатылган сигезенче iPhone 16 смартфонын отты. Аның исемен «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны туры эфирында алып баручы Артур Кортес игълан итте. Аның сүзләренчә, 17:00 сәгатькә бәйгедә республикада яшәүче 74 меңнән артык кеше катнашкан инде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Бүген масштаблы #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотобәйгесе* бара. Төп бүләкләр – ике Sollers ST8 автомобиле һәм 11 смартфон. Шулай ук көн дәвамында катнашучылар арасында махсус номинацияләрдә дә бүләкләр уйнаталар: өч DREAME TROUVER робот тузан суырткычы, өч KitFort аэрогриле, өч Hyundai пар белән үтүкләү җайланмасы һәм Samsung микродулкынлы миче.

Төп бүләк ияләрен социаль челтәрләрдә («Татарстан Алга» ВКонтакте бергәлеге) һәм ТНВ телеканалында турыдан-туры трансляция вакытында игълан итәчәкләр, ә өстәмә призларны – «Татарстан Алга» ВКонтакте берләшмәсендә генә игълан итәчәкләр. Махсус номинацияләрдә җиңүчеләр төп фотобәйгедә катнашучылар арасыннан сайлап алыначак.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

*Фотобәйге лотерея түгел, риск юк, реклама булып саналмый, фотобәйгедә катнашу бушлай һәм ирекле.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *