Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төмәннән Әхтәм Каюмов: Бәхетле гаилә булып яшәр өчен хыял-максатлар бер булырга тиеш

Төмәндә чыгучы «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның 65 ел бергә гомер итүче Раяна апа белән Әхтәм абый Каюмовлар турында «Тормыш дилбегәсен ныклы тотып» дигән язмасы чыкты.

«Менә килеп тә җитте бу бәхетле һәм дулкынландыргыч көн. Бүген сез бала-оныкларыгыз, күпсанлы туганнарыгыз, дусларыгыз белән тимер туегызны бәйрәм итәсез. Сез ярты гасырдан артык кулны-кулга тотынып, ярлылыкта, байлыкта, шатлыкта да, кайгыда да бер-берегезгә тугры булып тормыш юлыннан атлыйсыз. Бу чынлап та зур казаныш, чөнки барлык парларга да мондый бәхет елмаймый ул, - дигән сүзләр белән каршылады ЗАГС хезмәткәре 65 ел бәхетле гомер итүче Раяна апа белән Әхтәм абый Каюмовларны. Каюмовлар гаиләсен өлкәдә белмәгән кеше бик аздыр, мөгаен. Абруйлы халык хөрмәтен алар фидакарь хезмәтләре белән генә түгел, ә нык, зыялы һәм үрнәк гаилә буларак та казандылар.

Тантаналы чара Төмән шәһәренең Никахлашу йортының затлы Гәрәбә залында узды.

- Хөрмәтле юбилярлар! 65 ел элек, 1960 елның 4 июлендә сез үзегезнең никахыгызны рәсмиләштереп, ир белән хатын булып, гаилә корып җибәрдегез. Сезнең өчен гаилә иминлеге һәрвакыт беренче урында булды. Тормыш сукмагыннан атлаганда бер-берегезгә тугры булып, мәхәббәтегез, ихтирамыгызны саклый алганыгыз, лаеклы балалар үстергәнегез өчен сезгә рәхмәтлебез. Бу тантаналы көнне мин сезне шәһәребезнең «Тимер юбилярлар китабы»ның битендә кул куярга чакырам. Рәхим итегез! - дип никахлашу чарасын дәвам итте.

Юбилярлар тантаналы рәвештә китапка кул куйганнан соң, аларга Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор һәм Төмән шәһәре мэры Максим Афанасьевның Тәбрикләү хатлары тапшырылды. Котлау сүзләренә килгән кунаклар да кушылып, юбилярларга аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре, бүләкләре белән бергә изге, матур теләкләрен, чын күңелдән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Әти-әнисенә онытылмаслык мизгелләр бүләк итеп шундый күңелле бәйрәм оештырган кызлары - Төмән дәүләт медицина университетының икътисад һәм финанслар буенча проректоры Лена Әхтәм кызының истәлекләре әти-әнисенә хөрмәт, мәхәббәт һәм рәхмәт хисләре белән тулы булды. Оныклары Алинәнең да чыгышы гаилә багланышларының төп ролен һәм буыннар арасында яхшы мөнәсәбәтләрне саклауның мөһимлеген ассызыклады. Ул әбисе белән бабасының үзара мөнәсәбәтләренә, гомер буе тап төшермичә саклап килгән мәхәббәтләренә карап соклануын, аларның гаилә тормышы яшьләр өчен үрнәк булуын әйтте.

Шул арада моңлы, матур көй яңгырады, Раяна апа белән Әхтәм абый, традиция буенча, вальc биеделәр. Шатлыкларын уртаклашырга килгәннәргә Әхтәм Хәмит улы рәхмәтләрен җиткерде.

«Гаиләбез исеменнән килгән барлык кунакларга, матур чара оештырган ЗАГС хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне белдерәм. Мондый әкияти бинада без беренче мәртәбә. 65 ел элек без мондый заллар турында уйлый да алмадык, гөрләтеп туйлар да үткәрмәдек, бары язылышып кына яшәдек. Карбан авылында өйләнештек, ә Маранка авылында яши башладык. Ул чакта безнең бар бурычыбыз - яшәү, эшләү булды. Без өйләнешкәч, үзебезнең бер әйберебез дә булмады. Колхоздан фатир бирелгәч, ятарга карават бар, ә түшәк юк. Армиядән абый алып кайткан парашют чехолына кырдан салам җыеп, тутырып, түшәкле булдык», – дип сөйләде ул.

Әхтәм абый гаилә өчен аңлашып яшәүнең мөһимлеген билгеләп узды.

«Шуны әйтәсем килә: бәхетле гаилә булып яшәр өчен өйләнешкән көннән башлап уйлар, хыяллар, максатлар да бертөрле булырга тиеш. Гомумән, тормышта аңлашып яшәү, бер-береңне хөрмәт итү, юл куеп, сабыр итә белү кирәк», - дип сөйләде.

Әхтәм Хәмит улы фикеренчә, гаиләнең тынычлыгы хатын-кыз сабырлыгына, зирәклегенә, ирне ир итеп яшәүгә дә бәйле. Шуны күздә тотып Әхтәм Хәмит улы 65 ел буена иңне-иңгә терәп тормыш йөген бергә тарткан яраткан тугры хатыны, оста хуҗабикә, балаларының газиз әниләре, оныкларының сөекле әбиләре Раяна Әбделхак кызына үзенең олы рәхмәтен белдерде».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *