Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөхәммәтшин һәм Пэн Цинхуа Россия һәм Кытай хезмәттәшлеген киңәйтү турында фикер алышты

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында Бөтенкытай халык вәкилләре җыенының даими комитеты рәисе урынбасары Пэн Цинхуа Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламентарийлар Россия белән Кытай арасында төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтү һәм парламентара элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Пэн Цинхуаның Казанга визиты Россия Федерациясенә сәфәре кысаларында уза. Сәфәрнең төп максаты – РФ Федераль җыены һәм Кытай Халык Республикасы Бөтенкытай халык вәкилләренең җыенының хезмәттәшлек буенча парламентара комиссиясе каршындагы уртак депутат эшче төркеменең дүртенче утырышында катнашу.

Татарстан башкаласында булу программасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын караудан башланды. Ул быел гыйнвар аенда ачылды.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озатуында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Пэн Цинхуа театрның архитектурасы һәм интерьеры белән танышты. Аның концепциясе нигезендә инновацион архитектура һәм традицион татар мәдәнияте элементларының үзара ярашуы ята.

Кытай кунагында пыяладан һәм алюминийдан фасад өчпочмаклары, шулай ук театрның эчке бизәлеше аеруча кызыксыну уятты.

Интерьер орнаментларын Татарстанның халык рәссамы Наилә Кумысникова эшләгән. Театрның дүрт сәхнә залында – Зур, Көнчыгыш, Универсаль һәм Камера залында - 1400дән артык тамашачы сыя.

Фәрит Мөхәммәтшин Кытай парламент делегациясен Казанда сәламләвенә шат булуын белдерде. Ул күптән түгел узган Татарстан Рәисе сайлауларын искә төшерде, анда Рөстәм Миңнеханов ышанычлы җиңү яулады.

Ул билгеләп үткәнчә, Кытай тотрыклы рәвештә Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары бишлегенә керә. Соңгы биш елда Татарстан белән Кытай провинцияләре арасында товар әйләнеше алты тапкырдан артыкка үсте һәм узган ел нәтиҗәләре буенча 24 млрд юаньга җитте. Республикада үз проектларын Кытайның әйдәп баручы инвесторлары гамәлгә ашыра.

Татарстан Россиянең Идел буе төбәкләре һәм Кытай провинцияләре арасында «Идел – Янцзы» төбәкара хезмәттәшлеген гамәлгә ашыруга зур өлеш кертә. Республикада Кытайдан 2,6 меңнән артык студент белем ала.

Пэн Цинхуаның сәфәрендә Рәмиев исемендәге ИТ-парк, Казан федераль университеты, КФУның тарих музее һәм В.И.Ульянов-Ленинның мемориаль бүлмәсе. Моннан тыш, ул Республика балалар клиник хастаханәсе эше белән танышачак, шулай ук Казан Кремлен, Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещение соборын карау планлаштырылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *