Лениногорскида яшәүче гаилә туйларының 45 еллыгын билгеләп үтте
Лениногорск ЗАГС бүлегендә Асия һәм Рәшит Вилдановлар гаиләләренең 45 еллыгын билгеләп үтте. Бу хакта «Заман сулышы» яза.
Рәшит Киам улы һәм Асия Камил кызы – зур хезмәт ияләре. Хәзер инде пенсиядә. Гомер буе Шөгер авылында яшиләр, зур йортлары бар, хуҗалык алып баралар.
Дүрт бала үстергәннәр, хәзер 11 оныклары бар.
Ирле-хатынлы Вилдановлар беркайчан да эшсез утырмыйлар. Аларның иркен йортының ишекләре балалары һәм якыннары, дуслары, күршеләре өчен һәрвакыт ачык. Җәен алар бакчада яшелчәләр үстерәләр.
Тантаналы көндә аларны балалары һәм якыннары котлады, ә ЗАГС бүлеге хезмәткәре Вилдановларга 45 ел бергә яшәү турындагы юбилей таныклыгы тапшырды.
Традиция буенча аларның исемнәре Лениногорск районының юбилярларының мактау китабына кертелде.