Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ютазы районы Урыссу гимназиясе музее алгы сызыктан экспонатлар белән тулыланды

Ютазы районы Урыссу гимназиясендәге музей хәрби хәрәкәтләр төбәгеннән кыска вакытлы ялга кайткан, махсус хәрби операциядә катнашучы Эдуард Фәйзрахманов тарафыннан тапшырылган кыйммәтле экспонатлар белән тулыланды. Герой белән очрашу гимназистлар өчен чын батырлык һәм ватанпәрвәрлек дәресенә әверелде. Хәрбинең дә балалары да әлеге уку йортында белем ала. Бу хакта «Ютазы таңы» яза.

Эдуард Фәйзрахманов укучыларга үзенең хезмәте турында сөйләде, алгы сызыкка гуманитар ярдәм туплап, хатлар озатып җибәрүче балалар тарафыннан күрсәтелгән рухи ярдәм мөһимлеген ассызыклап үтте. Музейга хәрби үз полкының флагын һәм трофейлар бүләк итте, тишелгән шлем, термос, шулай ук кыйпылчыклар укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Бигрәк тә десант береты күзләрен яндырды, аны һәммәсе диярлек киеп карады.

Батырның уллары Ильяс, Илшат, кызы Алия әтиләре белән чиксез горурлана һәм аның кебек үк җаваплы, игътибарлы, кыю булырга омтыла. Күптән түгел генә аларның гаиләсе хәрби часть командованиесеннән Рәхмәт хаты да алганнар, анда әтиләренең чын десантчы үрнәге, хезмәт чорында иптәшләре өчен ныклы терәк булуы хакында язылган.

Гимназия музеенда 2023 елның мартында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз – Эдуардның өлкән улы Рөстәм Фәйзрахмановка багышланган стенд аерым урын алып тора. Геройның кече улы Илшат Фәйзрахманов балаларга гаиләнең күтәрә алмастай зур югалту кичерүе һәм әтиләренең улы вафатыннан соң үз теләге белән махсус хәрби операциягә барырга карар итүе турында сөйләде.

Очрашу ахырында яңгыраган гомум теләк – тиз арада тынычлык урнашсын һәм барча Ил сакчылары исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсын! Тапшырылган экспонатлар исә кыйммәтле артефактлар гына түгел, ә бәлки батырлык, каһарманлык һәм буыннарның өзелмәс бәйләнеше символы буларак та хезмәт итәчәк.

Тулырак: https://yutazy.ru/news/vatanga-tugrylyk/uryssu-gimnaziiase-muzee-algy-syzyk-eksponatlary-belan-tulylandy

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *