Аяз Шәфигуллин Урыссу башлыгы итеп сайланды
Ютазы районы башкарма комитетының утырышлар залында V чакырылыш Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе советының беренче утырышы узды. 2025 елның 14 сентябрендә узган сайлауларда халык сайлаган затлар хәзер территориянең үсеше җаваплы булачак. Бу кайбер депутатларның сәяси эшчәнлектәге беренче адымы булып тора.
Бистә советына 15 округтан 15 депутат кергән. Регламент нигезендә, утырышны өлкән депутат Владимир Петров ачып җибәрде. Ул тавыш бирү һәм карарлар кабул итү тәртибен аңлатты.
Сайлау нәтиҗәләре турында хисап белән территориаль сайлау комиссиясе рәисе Андрей Борисов чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Рәисен һәм Ютазы районы җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау буенча тавыш бирү нәтиҗәләрен тәкъдим итте.
Урыссу шәһәр тибындагы бистәсе муниципаль берәмлеге башлыгын сайлау утырышның төп вакыйгасы булды. Депутатлар вазифага бертавыштан 13нче номерлы Кояшлы сайлау округы вәкиле Аяз Шәфигуллинны сайлады. Ул вазифага керешкәннән соң совет утырышының эшен дәвам итте.
Яңа башлыкның тәкъдиме белән аның урынбасары итеп Равил Гарипов билгеләнде (2нче номерлы Майский сайлау округы). Бистә советы вәкиле итеп депутатлар бертавыштан Рамил Хисмәтуллинны сайлады (10нчы номерлы округ). Хисап комиссиясе составына Гөлфия Абдуллина, Айгөл Идрисова һәм Наил Кубашев керде.
Коллегаларына мөрәҗәгать итеп, Аяз Шәфигуллин депутатларга зур җаваплылык йөкләнүен билгеләп үтте һәм нәтиҗәле уртак эш башкаруга ышанычын белдерде.
Алда V чакырылыш депутатларын Ютазы районындагы көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән биш еллык зур эш көтә.