Буада янгын вакытында янгын сүндерү бүлегенең ике хезмәткәре һәлак булган
Буада янгын вакытында янгын сүндерү-коткару бүлегенең ике хезмәткәре һәлак булган.
Янгын кичә, 22 сентябрьдә, Матросов урамындагы шәхси гаражларның берсендә чыккан. Янгында бер кеше һәлак булган, 40 һәм 33 яшьтәге ике ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр. Бүген зыян күргән ир-атларның берсе хастаханәдә үлгән.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 111нче янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре янгын сүндергән вакытта һәлак булмаган. Алар анда эштән буш вакытта булганнар.
Һәлак булучыларның гаиләләренә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип өстәделәр ведомствода.
Исегезгә төшерик, кичә Буада Матросов урамында гараж, ике җиңел автомобиль, бер йөк машинасы һәм каралты-кура янды.
Янгынның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклаячак.