Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды
Татарстанда «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарылды. Казан һәм Түбән Кама аэропортларындагы вакытлыча чикләүләр бетерелде. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр ителде.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләренең халыкара аэропортларында «Келәм» режимы гамәлдән чыгарылды», – диелә ведомство хәбәрендә.
Исегезгә төшерик, «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы республика территориясендә дүшәмбе 22:15 сәгатьтән бирле гамәлдә булды. Бүген 12:03 сәгатьтә Татарстан Республикасында БПЛА һөҗүме куркынычы бетерелде, әмма «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы сакланды.
Моннан тыш, бүген иртән БПЛА һөҗүме куркынычы сәбәпле Казан һәм Түбән Кама аэропортларын яптылар. Казан, Алабуга, Түбән Кама һәм Әлмәттә яшәүчеләргә һөҗүм куркынычы булу сәбәпле, яшеренү урыннарына барырга куштылар. Бу хакта мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында урнаштырылды.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушуы буенча, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балаларны куркыныч янамый торган бүлмәләргә күчерделәр.