Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кукмара аграр көллияте студентлары кырда җитештерү практикасы узды

Кукмара аграр көллиятендә укучылар теоретик белем белән генә чикләнми, ә практик эшләрдә дә катнаша. Без барган вакытта да, укучылар укытучылары җитәкчелегендә Иске Каенсар авылы янындагы басуларында бәрәңге ала, җир эшкәртә иде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Бу эш алар өчен хезмәт тәрбиясе дә, киләчәк һөнәрләренә әзерлек тә булып тора. Бәрәңге алганда укучылар бердәмлек, тырышлык күрсәтә, авыл хуҗалыгы эшләренең авырлыгын һәм шатлыгын үз җилкәләрендә тоеп карый.

Кукмара аграр көллияте директорының практикалар буенча урынбасары Илдар Әхмәдуллин кырда студентлар янында иде. Аның әлеге уку йортында эшли башлаганына 24 ел булган. Биредә хезмәтен слесарь буларак башлап җибәргән.

«Бүгенге көндә кырда икенче курс студентлары җитештерү практикасы уза. Өч төркем егетләрнең бер өлеше комбайнда эшләсә, кайберләре техникаларны иярли. Хәзерге вакытта кырда ике комбайн бәрәңге ала, икешәр КамАЗ һәм трактор, бер ГАЗ-53 машинасы уңышны ташып тора. Көне буена һәрберсе өч-дүрт рейс ясыйлар. Ара шактый ерак, бер барып кайту 70 чакрымга җыела. Ике чылбырлы трактор җир эшкәртүгә билгеләнгән. Барлык техникаларда да үзебезнең студентлар эшли, башта алар уку йортында теоретик белем алалар, ә аннары басуга чыгып, үзләре руль артына утыралар. Яшьләр арасында төрлесе бар, хурлап булмый, өйрәтсәң, күңелләре белән кызыксынсалар, барысы да эшли алалар», — дип сөйләде ул.

Көллияттә быел икенче икмәк 25 гектар мәйданны били. Төп өстенлекне «Гала» һәм «Колумбо» сортларына биргәннәр. Быел бик әйбәт чыга, уңышы яхшы, диделәр.

Шулай ук көллияттә бөртекле культуралар да игәләр. 200 гектарда борчак, арпа, бодай үстергәннәр. Хәзерге вакытта люцерна орлыгы сугалар, аның да ахыргы гектары калып бара дип сөйләделәр.

Бәрәңгене Нормабаш авылы янындагы базга ташыйлар. Анда бер төркем студентлар икенче икмәкне балчыктан аралап тора.

Кукмара аграр көллияте директорының укыту эшләре буенча урынбасары Раил Ганиевның сүзләренә караганда, укучыларның хезмәт җимешләре көллият ашханәсендә кулланылачак, шулай ук аны кыш буе сатачаклар һәм ярминкәләрдә дә тәкъдим итәчәкләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *