Сызраньдә балалар татар халык биюләрен бушлай өйрәнә алачак
Сызраньдә балалар татар халык биюләрен бушлай өйрәнә алачак. Бу хакта «Притяжение» бию студиясе җитәкчесе Ирина Звягина сөйләде, дип яза «Самара татарлары» сайты.
«Авангард» мәдәният йортында «Мирас» татар биюе студиясе эшли башлый. Балалар студиядә халык биюенә өйрәнә алачак. Балалар милли мәдәниятне һәм сәнгатне, милли бию стиле нигезләрен, хәрәкәтләрен, пластикасын һәм ритмнарын өйрәнәчәк.
Дәресләрдә бию, халык костюмнарын, татар мәдәнияте тарихын һәм гореф-гадәтләрен өйрәтәчәкләр, балалар куелышларда һәм чыгышларда, бәйге һәм фестивальләрдә катнашачак. Укучылар теләге буенча, дөнья халыклары биюләрен, көнчыгыш биюләрен дә өйрәнергә мөмкин.
Очрашу 6 октябрьдә, 15:00 сәгатьтә, «Авангард» мәдәният йортында була. Катнашу бушлай, теркәлү буенча, дип хәбәр итә оештыручылар. 8-927-890-23-59 номеры буенча шалтыратып яки хәбәр җибәреп язылырга була.
Дәресләрдә балалар гына түгел, үсмерләр һәм олылар да катнаша ала.