Песков киләсе атнада Путинның «зур чыгышы» булачагын хәбәр итте
Киләсе атнада Россия Президенты Владимир Путинның «шактый зур чыгышы» булачак. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков ВГТРК журналисты Павел Зарубинга сөйләгән. Бу видео журналистның телеграм-каналында чыккан.
«Киләсе атнада Президентның шактый зур чыгышы була», – дигән дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе.
Аның сүзләренчә, бу чыгышның нинди характерда булачагы, вакыты, урыны соңрак хәбәр ителәчәк.
«Кремльдә бик күп эшлекле очрашулар. Халыкара элемтәләр дә көтелә. Атна бик кызыклы булачак», – дигән Песков.