Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2025 елда Завойский исемендәге премиягә Кытайның мәгариф министры урынбасары лаек булды

Татарстан Фәннәр академиясендә Казан фән атнасы – 2025 кысаларында Евгений Завойский исемендәге халыкара премия тапшырдылар. Премиягә Кытай Халык Республикасы мәгариф министры урынбасары Ду Цзянфэн лаек булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев яза.

Премияне ТР Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды. Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исеменнән ул Кытай галимен премия алуы белән котлады.

«Евгений Завойский исемендәге премия – ул югары фәнни бүләк. Ел саен аны бай фәнни традицияләре булган Казанда тапшыру дөнья фәнни җәмәгатьчелеге тормышында мөһим вакыйга һәм Татарстан Республикасы мәдәни һәм интеллектуаль киңлегенең аерылгысыз өлеше», – диде котлау чыгышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Япония, Израиль, Кушма Штатлар, Германия һәм башка илләрдән галимнәр кергән халыкара комиссия Кытай мәгариф министры урынбасарын сайлавы икеләтә күңелле, дип өстәде Песошин.

Ду Цзянфэн премияне магнит-резонанс спектроскопиясе нигезендә спин-квант технологияләре эшләнмәләрендә казанышлары өчен алды. Ул агымдагы елның февралендә Кытай мәгариф министры урынбасары булды. Аңа кадәр, профессор Ду актив рәвештә фән белән шөгыльләнгән.

«Түрә була торып, яхшы галим булу бик катлаулы. Әмма, әгәр син гомер буе галим булгансың һәм олыгайгач кына түрә булсаң, бу эшли», - диде «Татар-информ» белән сөйләшкәндә Татарстан Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов.

Ду Цзянфэн русча сөйләшми, ләкин инглизчә белә. Үз чыгышында профессор Казанга беренче тапкыр килүен, ә Завойский премиясе турында элек тә белүен, әмма кайчан да булса аның лауреаты булырмын дип уйламавын билгеләп үтте.

Премияне Татарстан Республикасы Хөкүмәте (3500 евро) һәм Springer Verlag басмасы (1500 евро) финанслый, гомуми бюджет – 5000 евро. Лауреат диплом һәм медаль ала. Мәҗбүри лекцияне Ду Цзянфэн Татарстан Фәннәр академиясендә инглизчә укыды.

1944 елда Евгений Завойский электрон парамагнит резонансы күренешен ача. Күп экспертлар фикеренчә, бу ачыш Нобель премиясенә лаек булырга тиеш була, әмма моңа катлаулы сәяси вазгыять комачаулый. Ачыш Казанда ясала һәм соңыннан шушында ук галим исемендәге премия булдырыла.

Бу инде 35нче премия тапшыру тантанасы. Ул гамәлдә булган елларда 50 галим лауреат булды (кайвакыт премияне узган елдагы кебек ике тикшеренүчегә тапшыралар). Барлык бүләкләнүчеләрнең 60 процентка якыны – чит ил кешеләре.

Премияне тапшыру 2025 елның Казан фәнни атнасы программасына кергән Modern Development of Magnetic Resonance халыкара конференциясенең кульминациясе булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *