Татарстан синоптиклары октябрь җылы булачак дип фаразлый
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге 2025 елның октябренә һава торышы фаразын тәкъдим итте.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, һаваның уртача температурасы нормага якын булыр дип көтелә: Казан буенча +5,3 градус, республика буенча +4,9 градус тирәсе.
Шулай ук явым-төшем уртача күрсәткечләрдән азрак булыр дип фаразлана (Казанда норма – якынча 54 мм, Татарстан буенча - якынча 49 мм).