Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Путин Миңнехановка: «Сезгә чын күңелдән уңышлар телим. Мәскәү һәрвакыт янәшә булачак»

«Тулы көч белән эш итәргә»

РФ Президенты очрашу башында төбәк башлыкларын сайлауда җиңүләре белән котлады. Ул сайлау кампанияләре барлык төбәкләрдә дә көндәшлек шартларында узуын искәртте. Сайлауда я гамәлдәге җитәкчеләр, я бу вазифаларны башкаручылар җиңү яулады.

«Ягъни безнең гражданнар, сайлаучылар кандидатларны конкрет эшләр, нәтиҗәләр буенча бәяли, ә бу, һичшиксез, сәламәт, җаваплы караш, сайлау культурасының, тулаем гражданлык җәмгыятенең җитлеккәнлек күрсәткече. Күрәсең, кешеләр ил үсешенең стратегик курсы дәвам итүгә, аның төбәкләрдә, шәһәрләрдә, бистәләрдә алга таба үзгәрешләр алып килүенә өметләнә», – диде Владимир Путин.

Ышанычны аклау өчен ул «тырышып эшләргә» чакырды.

Фото: kremlin.ru

«Махсус хәрби операция ветераннарын җәлеп итәргә»

Путин искәртеп үткәнчә, төп бурыч – дәүләтнең суверенитетын һәм иминлеген ныгыту.

«Бу җәһәттән төбәкләрнең оборона-сәнәгать комплексын тәэмин итү өчен нәрсә эшләве, алгы сызыктагы хәрбиләребезгә, махсус операция ветераннарына, аларның гаилә әгъзаларына актив, эшлекле ярдәм күрсәтүе зур әһәмияткә ия. Болар барысы да, һичшиксез, төп бурычлар булып кала. Мондый эш дәвам итәр дип өметләнәм», – диде ул.

Президент төбәкләрдә илкүләм проектларны үтәүнең мөһимлегенә аерым игътибар бирде.

«Илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга шактый зур ресурслар юнәлдерелә. Һәм, әлбәттә, кешеләр үзләре яшәгән урында конкрет, сизелерлек нәтиҗәләрне күрергә тиеш», – дип өстәде Владимир Путин.

Ул шулай ук төбәк башлыкларын үзләренең идарә итү командаларына махсус хәрби операция ветераннарын җәлеп итәргә өндәде.

«Хәрбиләребезнең Ватанга тугрылыгы, аларның ныклы эчке принциплары бүген хакимият органнарында, карарлар кабул итү системасында эшләүче һәркемгә маяк булырга тиеш», – дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Фото: rais.tatarstan.ru

«Өстенлекле бурыч»

Путин берничә төбәк җитәкчесенә, шул исәптән Ненец автономияле округы башлыгы Ирина Гехтка, Тамбов өлкәсе губернаторы Евгений Первышовка, Еврей автономияле өлкәсе башлыгы Мария Костюкка сүз бирде. Шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Ул Владимир Путинга төбәкләргә һәм республикага даими игътибар, һәрьяклап ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерде.

ТР Рәисе хәбәр иткәнчә, 14 сентябрьдә узган Бердәм тавыш бирүдә 2 миллион 230 мең кеше (барлык сайлаучыларның 75,8 проценты) катнашкан.

«Махсус операция уздыру зонасында хәрби бурычларын үтәүчеләрнең тавыш бирүен тәэмин итү өчен безнең тарафтан барлык кирәкле шартлар да тудырылды. Моның өчен хәрби частьләрдә биш экстерриториаль сайлау участогы оештырылды», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сайлау җирле дәрәҗәдә дә узды – барлыгы 7531 депутат сайланды. Депутатлар арасында махсус операциядә катнашкан 113 хәрби дә бар.

Ул искәртеп үткәнчә, республикада хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтелә.

«Бу безнең өчен өстенлекле бурыч булып кала», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан икътисады 2,9 процентка үсте

ТР Рәисе республика икътисады турында да сөйләде. Аның сүзләренчә, төрле каршылыклар булуга карамастан, төп макроикътисади күрсәткечләр үсә.

Быел тулай төбәк продукты, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2,9 процентка арткан. Сәнәгать җитештерүе индексы 111 процент тәшкил итә.

«Республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре дәүләт куйган стратегик бурычларны үтәү өчен эшләрен интенсив режимда дәвам итә», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Төзелеш темплары кимеми. Быел 2,8 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган (үсеш - 1,8 процент), авыл хуҗалыгы тармагы 7,6 процент үсеш күрсәткән.

Бүгенге көнгә бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю төгәлләнгән. 4,5 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган. Хәзер соң өлгерә торган культуралар җыела. Болар барысы да республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

«Мәскәү һәрвакыт янәшә булачак»

«Без илкүләм проектлар өчен чын күңелдән рәхмәтле, аларга зур игътибар бирәбез. Бу – кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүдә реаль чаралар. Хөрмәтле Владимир Владимирович, сайлаудан соң формалашкан республика Хөкүмәте, җирле үзидарә органнары командалары киләчәктә дә барлык юнәлешләр буенча нәтиҗәле эшләргә әзер. Без киләчәктә дә ил җитәкчелеге һәм шәхсән сезнең ышанычны акларга әзер», – дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.

Путин җавап итеп түбәндәгеләрне әйтте.

«Республика күп еллар дәвамында тулаем төбәк продукты үсеше буенча да, икътисади үсеш темплары буенча да югары нәтиҗәләр күрсәтә, социаль өлкәне үстерүдә федерациянең күп субъектлары өчен үрнәк булып тора. Сез тәҗрибәле һәм республикада хөрмәткә лаек кеше. Сезгә чын күңелдән уңышлар телим. Куелган барлык бурычлар да хәл ителер дип ышанам. Ә Мәскәү, әлбәттә, һәрвакыт янәшә булачак, сезнең башлангычларга ярдәм итәчәк, без сезнең белән даими элемтәдә торабыз», – диде Владимир Путин.

Очрашу ахырында ул сайлау алды кампаниясендә гражданнарга биргән вәгъдәләрне үтәргә кушты.

Динара Прокопьева, «Татар-информ»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *