Бүгенге көндә Татарстан халкының чиреге диярлек гриппка каршы прививка ясаткан
Бүгенге көндә Татарстанда 900 меңнән артык кеше гриппка каршы прививка ясаткан, бу республика халкының 23,9 процентын тәшкил итә. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Сентябрьнең соңгы атнасында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны моннан алдагы атна дәрәҗәсендә калган – барлыгы 15 437 очрак теркәлгән.
«Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе сезонлы авыруларны исәпкә алырга һәм профилактик чаралар күрергә чакыра. Мөмкин булса, кешеләр күпләп җыелган урыннарга бармагыз һәм авыру билгеләре күренсә, элемтәләрне чикләгез. Бүлмәләрне даими рәвештә җилләтегез, кулыгызны сабынлап юыгыз яки антисептик белән эшкәртегез. Авыруның беренче симптомнары барлыкка килсә өйдә калыгыз һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез», – дип искәрттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.