Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Иң таралган мошенниклык схемалары турында: Аларга өйдә генә утырып та юлыгып була

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында иң киң таралган мошенниклык схемаларына һәм алар белән көрәшкә багышланган матбугат конференциясе булды. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең мошенникларны ачу бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча оперуполномоченные Рәдис Йосыпов бу хакта тулырак сөйләп китте.

«Бүгенге көндә аферистлар тарафыннан таралган халыкны алдау схемалары шактый күп. Аларга өйдә утырып та юлыгып була, хәтта ки берни белән шөгыльләнмәсәгез дә. Аеруча фишинг сайт системалары һәм вируслы сайт программалары буенча киң билгеле. Фишинг сайт — ул ялган яки «сайт-двойник». Аларны мошенниклар сезнең шәхси мәгълүматларыгызны, банк картагыздагы кодларны, парольләрне алыр өчен куллана. Ә вируслы программалар — сезнең аккаунт, телефон белән сездән башка идарә итәр өчен», — дип аңлатып узды ул журналистларга.

Шулай ук хокук саклау органнары вәкиле хәзерге көндә хәтта Эчке эшләр министрлыгы сайтының да «двойник»ларын ясауларын ассызыклады һәм аферистлар «кармагы»на эләгәсе килмәгәннәрне сак булырга өндәде.

«Сезнең телефонга хат килсә һәм ул APK диеп бетсә — ул вируслы кушымтага, программага сылтама булуы ихтимал. Мошенниклар башка төр файллар форматында да сезне вируслы программаларны ачтырырга тырышулары ихтимал. Аларның иң мөһим алымнары — сезнең белән язышып, я булмаса шалтыратып үзләренә ышандырырга тырышулары», — дип ассызыклады Йосыпов.

Спикер әйтүенчә, соңгы өч ай эчендә мошенниклык очраклары белән көрәшнең уңай динамикасы күзәтелә. Мисал итеп китергәндә, аферистларга бирелгән акча күләме агымдагы елның июнендә 953 миллионны тәшкил итсә, июль аенда — 575 миллион сум булса, август аенда хокук саклаучылар билгеләвенчә, татарстанлылар нибары 404 миллионнан колак каккан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *