Автоюрист Воропаев транспорт салымын вакытында түләмәгән өчен штрафлар турында кисәтте
Транспорт салымын түләмәгән өчен автомобиль хуҗасына штраф салына һәм пенялар билгеләнә. Автоюрист Лев Воропаев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Әгәр салымнарны вакытында түләмәсәң, һәр көн өчен бурыч суммасыннан Россия Банкы төп ставкасының 1/300 күләмендә пеня билгелиләр», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Аның сүзләренчә, алга таба салым инспекциясе билгеле бер вакыттан соң судка мөрәҗәгать итә һәм машина хуҗасына вакытында түләмәгән өчен штраф санкцияләре дә билгелиләр, салымын да түләттерәләр.
Искәртеп үтәбез, салым түләү узган салым чорыннан соң килә торган елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча белдерү кәгазе нигезендә башкарыла.