Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Самара өлкәсендәге Новокуйбышевск шәһәре мәчете 20 еллык юбилеен билгеләп үтте

Самараның «Бердәмлек» газетасында Шамил Галимовның «Мәчет иманлы бәндәләр белән тулы булсын!» дигән язмасы чыкты.

«20 сентябрьдә Новокуйбышевск шәһәре мәчете 20 еллык юбилеен билгеләп үттеа/ Әлеге мәчет нигезенә беренче таш 2002 елның 22 июлендә салына. Iәхси иганәләр хисабына гына салынган гыйбадәтханә төзелеше өч елга сузыла. Бу изге эшне шәһәрнең мөселман дини оешмасы рәисе Әхмәткәрим Минекаев җитәкли һәм 2020 елга кадәр мәчетнең имамы булып тора.

Аның вафатыннан соң Аллаһы йортына «Әхмәткәрим Минекаев» исеме бирелү турында истәлекле такта эленә, һәм менә инде 5 ел дәвамында Марат хәзрәт Минекаев әтисенең фидакарь хезмәтен дәвам итә.

Юбилейның мәчет янында үткән тантаналы өлеше татар телендә генә алып барылды. Чарага җыелган кунакларны, мәхәллә халкын имам Марат Минекаев һәм бәйрәмнең мәртәбәле кунагы – Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин котлаганнан соң гыйбадәтханә төзелешен башлап йөргән һәм бу изге эштә катнашкан кешеләрне искә алдылар.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә дә мәчетне күз угында тотып, аңа һәрдаим ярдәм итеп торучы татар ир-егетләре бар икән. Аларга һәм гыйбадәтханә тормышында катнашучы башка актив кешеләргә истәлекле бүләкләр һәм мактау хатлары тапшырылды.Тантаналы өлеш мәчет тирәсенә савыр (туя) агачлары утырту белән тәмамланды.

Бергәләп бәйрәм намазын укыганнан соң чараның икенче бүлеге кафеда дәвам итте. Мәҗлестә Новокуйбышевск шәһәр округы башлыгы Алексей Коробков һәм шәһәр округы Думасы рәисе Сергей Лукин да катнашты. Алар, җирле мөселманнарны мәчет юбилее белән тәбрикләп, алга таба да бердәмлектә, татулыкта, теләктәшлектә яшәргә насыйп булсын, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Моннан 20 ел элек Новокуйбышевскида кимендә 5 мең мөселман гомер иткән. Мәчеткә утызлап бабай даими йөргән. Бүгенге көндә биредә 3000ләп татар яши. Гыйбадәтханәгә башлыча яшьләр йөри. Шушы ике дистә ел эчендә шәһәрдәге бердәнбер Аллаһы йорты мөселманнар өчен Раббыбызга гыйбадәт кылу урынына гына түгел, ә рухи-әхлакый үзәккә дә әверелгән. Татарларның саны кимүенә карамастан, гыйбадәтханә эшли, аны карап-кайгыртып торучылар бар, Аллаһыга шөкер. Алга таба вазгыять уңай якка гына үзгәрер, дип өметләнеп калабыз. Мәчет күрке - халык, шуңа күрә ул иманлы бәндәләр белән тулы булсын иде!»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *