Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Ватаным Татарстан» газетасы почта хезмәткәрләренә багышлап марафон оештыра

1-10 октябрьдә матбугат чараларына 2026 елның беренче яртыеллыгына ташламалы бәядән язылу башланды. Шушы вакыт аралыгында «Ватаным Татарстан» газетасы почтальон образы аша басма матбугатның уникальлегенә һәм мәгълүмат чыганагы буларак мөһимлегенә басым ясау максатыннан, «ВКонтакте»дагы рәсми аккаунтында марафон үткәрә. Бу хакта «Татар-информ»га журналист Динара Әхмәт хәбәр итә.

«Ун көн дәвамында катнашучылар төрле биремнәргә җавап итеп язмалар урнаштырырга тиеш була. Проект аерым биремнәргә түгел, ә почта дөньясына кечкенә сәяхәткә нигезләнгән, монда һәр көн – яңа бүлек. «Почта хезмәткәрләре хат ташучы, газета таратучы гына түгел. Алар – газета белән укучы арасында дуслык күпере урнаштыручылар да. Авыр, җаваплы эшләренә тугры калып, озак еллар шушы өлкәдә хезмәт куючылар бар. Үз һөнәрен яратып, һәр кешегә игътибарлы булып эшлиләр. Марафон кысаларында катнашучылар биремнәргә җаваплы карап, язмаларында почта хезмәткәрләренә карата хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен дә җиткерә алыр, дип ышанабыз», – ди проект авторлары.

Динара Әхмәт әйтүенчә, биремнәр катнашучыларга үзләрен иҗади яктан ачарга да, почта хезмәткәрләре белән бәйле матур хатирәләрне яңартырга да ярдәм итәчәк.

«Актив катнашучыларны истәлекле бүләкләр дә көтә. Марафонның шартлары турында тулырак газетаның «ВКонтактеда»гы рәсми аккаунтында табарга мөмкин. Бүген марафон катнашучылар саны 60тан узып киткән. Теләүчеләр марафонга кушыла ала», – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *