Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Чулпан» мәдәни үзәгендә «Мин – җан – туфрак» музыкаль спектакле премьерасы була

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын үткәрү кысаларында Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасы белән берлектә һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «Мин – җан – туфрак» музыкаль спектакленең премьерасын тәкъдим итә. Спектакль 12 октябрьдә 17:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә була.

«Мин – җан – туфрак» – ыру көче, ил каршындагы бурыч, батырлык һәм Ватанга чиксез мәхәббәт турындагы спектакль. Спектакльнең сценариен шагыйрә, драматург, тәрҗемәче, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Луиза Янсуар һәм режиссёр, педагог Резеда Гарипова иҗат иткән.

Бер керәшен гаиләсе тормышы һәм гореф-гадәтләре аша кешелекнең мәңгелек кыйммәтләре турында уйлана алар. Керәшеннәрнең бай һәм колоритлы көнкүрешенә, үзенчәлекле музыкасына, җырларына һәм йолаларына сәяхәт итәргә сезне дә чакырабыз. «Мин – җан – туфрак» спектакле – бер гаилә тарихы гына түгел, буыннар бәйләнеше, көч бирә торган тамырлар, безгә кадәргеләр алдындагы иман турында уйлану да. Бу – ата-бабаларыбыз нык итеп басып торган җирнең тере хәтеренә орыну. Нәсел-Ыру каршындагы бурыч, киләчәк буыннар каршындагы җаваплылык, диелә хәбәрдә.

Төп рольләрдә: Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов, Аграфена Васильева, Альбина Ногманова, Иван Пугачев, Казан дәүләт мәдәният институты студентлары.

Спектакльнең хореографлары – Резеда Муллагалиева, Оксана Коваленко. Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле артистлары һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар – «Казансу», «Айбагыр» (Казан шәһәре), «Нардуган» (Теләче районы), «Чулпы», «Нур» (Балык Бистәсе районы) керәшен фольклор коллективлары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *