Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алмаз Гыймадиев «Казан утлары» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде

Бүген «Казан утлары» журналы редакциясе коллективына яңа баш мөхәррир тәкъдим ителде. Журналны балалар язучысы, журналист, соңгы елларда «Акчарлак» газетасы баш мөхәррире Алмаз Гыймадиев җитәкләячәк.

Яңа җитәкчене коллективка «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте. Ул журнал алдында торган бурычларны билгеләп узды.

«Казан утлары» – татар дөньясында беренче номерлы журнал. Киләчәктә тә әлеге югарылыкны саклап калу мөһим. Яшь авторлар белән эшләргә кирәк, интернетта, социаль челтәрләрдә татар әдәбиятын дөньякүләм аудиториягә таныту мөһим. Чөнки татар теленең киләчәге интернетта, әгәр анда татар әдәбияты булмаса, ул киләчәктә югала дигән сүз. Алга таба да барлык көчләрне җигеп эшләргә», – диде ул.

Алмаз Гыймадиев баш мөхәррир вазифасына чакырулары өчен «Татмедиа» җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

«Мине шундый зур ышаныч белән чакыруыгыз өчен рәхмәт. «Казан утлары» саллы, дәрәҗәле журнал, аның дәрәҗәсен тотарга, төшермәскә кирәк, мин кая килгәнемне чамалыйм. Без эшләгән вакытта бераз башкача иде, заманалар үзгәрә, шундый шартларда эшләү өчен үткәнне дә яхшы белергә кирәк, замана шартларыннан да артка калмаска кирәк, алтын урталыкны саклап, матур гына эшләрбез», – диде ул.

2018 - 2025 елларда «Казан утлары» журналын Рөстәм Галиуллин җитәкләде. 1 сентябрьдән ул Татарстан китап нәшриятының генераль директоры итеп билгеләнде.

«7 ел да 8 ай әлеге редакциядә эшләдем. Юбилейны билгеләп үттек, яңа проектлар эшләдек, җитәкчелек безгә һәрвакыт хәерхаклы булды. Коллективка рәхмәт, бергә зур эшләр эшләнгән. «Казан утлары»на җитәкчене бер елга гына куймыйлар, озак еллар бергә-бергә эшлик», – диде ул яңа җитәкчегә уңышлар теләп.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

  • Гыймадиев Алмаз Марс улы - 1972 елның 20 июлендә Татарстанның Биектау районы Зур Битаман авылында туа. 1988 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм Көнчыгыш телләре бүлегенә укырга керә.
  • 1991-1996 елларда «Сабантуй» балалар газетасының әдәбият бүлегендә эшли. 1996-1997 елларда Әтнә районы администрациясендә мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара. 1997 елдан алып бүгенге көнгә кадәр «Казан утлары» журналында башта бүлек мөдире, аннан җаваплы сәркатип булып эшли. А.Гыймадиевның беренче язмалары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналында басыла башлый. 1997 елда «Тә-нә-фес, яки Маҗаралы хәлләр» исемле беренче китабы дөнья күрә. Аннары «Хуш, Тамчыгөл!» (2001), «Без андый малай түгел!» (2005), «Ниязның рекордлар китабы» (2006) исемле китаплары басыла.
  • 2001 елда Алмаз Гыймадиевка «Тә-нә-фес, яки Маҗаралы хәлләр», «Хуш, Тамчыгөл!» исемле китаплары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премиясе тапшырыла. 2007 елда «Ниязның рекордлар китабы» өчен ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була. 1998 елдан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *