Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гөлназ Шәйхи дәүләт эшлеклесе Фатыйх Сибагатуллинга багышлап китап чыгаруларын хәбәр итте

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар Дуслыгы, «Почет билгесе», «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры Фатыйх Сибагатуллинның 75 еллыгына багышланган искә алу кичәсенә багышланган матбугат конференциясе булды. Аңа багышлап китап нәшер итүләре хакында Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе, журналист Гөлназ Шәйхи хәбәр итте.

«Менә яңалык: үзем дә ышанып бетә алмыйм, яңа гына 10 минут элек Фатыйх Сибагатуллинга багышланган китап кулыма килеп керде. Яңа гына «табадан» төшкән басма, яңарак кына «Идел-Пресс»тан кереп алып чыктым. Бу китап Фатыйх Сәүбәнович турындагы истәлекләрдән тора. Барыбыз да беләбез, ул бик күп китаплар авторы. Үзе иҗат иткән 2 дистәдән артык китаплары бар. Ләкин, монысы аның үзе хакындагы бердәнбер китап. Әлеге басмада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да, беренче Президент Минтимер Шәймиевның да, аның белән бергә эшләгән коллегаларының, депутатларның да фикерләре урын алган», – дип сөйләде Гөлназ Шәйхи.

Шулай ук спикер истәлекле басма киңкырлы булуын да ассызыклады.

«Китапта аеруча бер кызыклы блок – Фатыйх Сәүбәновичның гаиләсе турында. Ул һәркемне кызыксындыра торган бүлек инде. Шулай ук иҗат әһелләре, җырчылар, дин эшлеклеләре дә героебызның игелекле хезмәтләрен, изгелекләрен һәм гомумән, нинди кеше булганын бәян иткән китап. Бу китап искә алу кичәсендә тәкъдим ителәчәк. Әлбәттә, ул кичәгә Фатыйх Сибагатуллин яраткан җырлар башкарылыр, аның турында якты хатирәләр яңарыр һәм ул иҗат иткән шигырьләр яңгырар», – дип билгеләп үтте ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *