Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ләйсән Гыймаева: Хатын-кыз өчен яулык бәйләү – тормышындагы зур адымнарның берсе

«Әлбәттә, күңелендә, йөрәгендә булмаса, кешене дингә килергә берничек тә мәҗбүр итеп булмый. Мин үзем динне әниемнән күреп өйрәндем. Тормышының бик катлаулы вакытларында да әни диндә булды. Мәчетләргә йөреп, дин юлына ныгытып аяк басканына 15-20 еллап үткәндер. Чөнки әле минем кызлар кечкенә вакытта ук әнинең намазда булуын хәтерлим. Ул хәзерге көнгә кадәр шушы юнәлештә белем ала, дин сабакларын үзләштерә. Бик тырыш кеше. Мине дә намаз укырга өйрәтүче беренче кеше әнием булды.

Яулык бәйләүгә килгәндә, моңа озак вакытлар әзерләнеп йөрүчеләр дә, бүген уйлап, икенче көнне яулык бәйләгән кешеләр дә бар. Әмма моңа кадәр кешенең яулыксыз йөрүе – берничек тә аның динсез булуын аңлатмый. Мин менә үзем ничә еллар буе намаз укысам да, яулык бәйләп йөрмәдем. Диннән ерак булган кешеләрнең (бәлки, белемсезлеге, динсезлеге аркасындадыр): «Син яулык бәйләгәнсең икән, хәзер намаз да укыйсыңмыни?» – дип сораганнары бар. Яулык бәйләү белән генә кеше дингә килгән дип саналмый бит. Шуны аңларга кирәк.

Минем әйләнә-тирәмдәге дусларым, күршеләрем, танышларым арасында да күбесе намаз укый, әмма үзләре яулыктан йөрмиләр. Чөнки безнең тормышта яулык ябу – хатын-кыз өчен шундый зур адым ул. Дин күңелендә булып, уразасын тотып, аның кануннарын үтәп яшәгән ир-атларга бик җайлы. Аның тормышында кискен үзгәрешләр булмый, ул тормышын да алып бара, динне дә тиешенчә тота. Ә менә хатын-кыз өчен яулык бәйләү – тормышындагы зур адымнарның берсе. Шәхсән минем өчен бу – икеләтә җитди адым, мөһим карар булды. Мин – сәхнә кешесе. Сәхнәгә чыгып җырларга, прическасын ясарга кирәк. Диндә җырга да караш төрле. Кемдер, җырларга ярамый, ди. Җырларга ярый, тик әдәпле, матур җырлар гына булсын, дип әйтүче хәзрәтләр дә бар.

Шулай ук, яулык япканнан соң, җәмгыятьтә сиңа карата сораулар һәм игътибар арта. Яулык бәйләгәннән соң, билгеле бер таләпләр дә барлыкка килә. Үзең дә, әйләнә-тирәдәгеләр нәрсә әйтер, дип уйлыйсың. Мәсәлән, мин дә – гап-гади хатын-кыз, гадәти тормышта ачуланган, ачуым килгән чаклар да була. Диндә булу – хис-кичерешләреңне уйлап, үзеңне контрольдә тотарга да бер сәбәп әле ул.

Аллаһка шөкер, минем яулык япканыма тиздән ярты ел була. Ураза аенда Гомрә хаҗына барып кайттык. Анда чакта мин бөтен хатын-кызларның да бертөсле икәнен күрдем. Берсе дә кыска күлмәк кимәгән, барысы да яулыктан йөри. Аллаһы Тәгалә каршында без барыбыз да бертөрле икән, дип уйладым. Шунда баргач җыйган әҗер-саваплары бетмәсен дип, кайткач та яулыгымны саласым килмәде», – ди ул.

Яулык япкан җырчылар белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләште.

  • Яулык япкан җырчылар: «Шушы юлдан тайпылмыйча барырга, Аллаһка тагын да якынаерга язсын»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *